поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.03.2011 Мәдәният

Яшьләр театрга йөриме?

Татар яшьләре театрга йөриме? Тамаша залларын күзәтеп карасаң – йөри. Әлбәттә, йөрмәүчеләре дә шактый. Бәлки күбрәктер дә. Шулай да кайбер спектакльләрдә яшьләр бик күп була. Моннан берничә ел элек тамашачының күпчелеге өлкән яшьтәгеләр булуын исәпкә алганда, бу – уңай үзгәреш. Яшьләрне театрга китерү өчен, әлбәттә, һәрьяклап эш алып барырга кирәк. Репертуар сәясәте спектакльләрне сәхнәләштерүдә үзенчәлекле алымнар куллану заманча сәхнә һәм музыкаль бизәлеш – барысы да үз өлешен кертә. Шул ук вакытта әле урта һәм өлкән буын тамашачы турында да онытмаска кирәк.

Шулай да яшьләрне театрга китерүче тагын бер сәбәпне аерым билгеләргә кирәктер. Бу яшьләр кечкенәдән театрда тәрбияләнгән буын. Алар – 90нчы еллар башында Г.Камал театрының «Балачак» студиясендә «Акбай»ларны карап үскән, дәүләт театры статусын алып эшли башлаган Яшь тамашачы театрына йөргән, Курчак театрында татар телендәге әкияти могҗизаларга таң калып утырган балалар.

 

Тамашачы сыйфатындамы,..

 

Татар театры тамашачысын, һичшиксез, шулай – балачактан ук тәрбияләргә кирәк. Әлеге тәрбиянең беренче баскычы – һичшиксез, курчак театры. Ни кызганыч, бүген татар балаларының дәүләт театрында татар телендә куелган курчак спектакльләрен карау мөмкинлеге «Әкият» курчак театрының «Җырлап узган җәй» (Нәби Дәүли) спектакле белән чикләнгән. Анысының да уйналу вакытын көтеп алырга туры килә. Мәсәлән, 2011 елның гыйнвар – март айларында әлеге спектакль стационарда уйналмады, бары Казаннан читтә яшәүче балаларга күрсәтелде. Хәер, бу спектакльне карамаган татар баласы калмагандыр инде. Ничә еллар буе шулай «җырлап» уздырып җибәрәбез җәйләрне. Репертуардагы башка татарча спектакльләрне аннан да сирәгрәк куялар.

 

Татарстанда тагын бер курчак театры бар – Чаллыда. Әмма театр «рус дәүләт курчак театры» статусында. Курчаклары матур, тамашалары мавыктыргыч үзе – сүз дә юк, әмма рус театрыннан татарча әкият куйдыртуны берничек тә таләп итеп булмый.

 

Болай булгач, татар баласын татар театры дөньясына алып керү «йөге» Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры җилкәсенә төшә. Театрның баш режиссеры Ринат Әюпов әйтүенчә, балаларны һәм аеруча үсмерләрне, әкияти персонажлар белән, әкияти вакыйгалар белән генә ышандырып булмый. Чөнки алар аның әкият икәнлеген аңлый. Аларга чынбарлыктагы, үзләренә кагылышлы ситуацияләр кирәк. Спектакльләр сайлаганда, режиссер шуңа нигезләнә дә. Әмма гади пьесалар белән чикләнми. Театрның репертуарында шактый әзерлекле тамашачы өчен дә катлаулы булган «Король Лир» (Уильям Шекспир), «Алхимик» (Пауло Коэльо) кебек әсәрләр дә бар. «Без бу әсәрләрне яшь тамашачыга аңлаешлы алымнар белән куябыз», – ди Ринат Әюпов.

 

«Зурлар өчен» театрларда да махсус яшьләр һәм үсмерләргә атап куелган спектакльләр юк түгел. Әйтик, Әлмәт театрында Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган «Балакаем» спектакле (режиссер Нәфисә Исмәгыйлева) «Һөнәр»дә дә катнашты, шул спектакле өчен театр М.Җәлил премиясенә дә лаек булды, әсәр тамашачы тарафыннан да яхшы кабул ителде.

 

Һәр театрның ел саен балалар өчен Яңа ел әкиятләре куюын да онытмаска кирәк. Минзәлә театрында да балалар өчен спектакльләр даими куелып тора. Әйтик, Кәрим Тинчурин исемендәге театрда яшь тамашачылар инде менә ничә ел дәвамында Шамил Фәрхетдинов иҗат иткән әкиятләрдә тәрбияләнә. Мәсәлән, үткән елда театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин балалар өчен «Шүрәле-Online» әкиятен сәхнәләштерде. Үз эчендә Шүрәле белән Шрекны һәм башка татар һәм чит ил әкияти персонажларын берләштергән бу заманча әкият хәзер дә мәктәпләрдә, башка төбәкләргә гастрольләргә чыккан вакытта уйнала.

 

Чаллы театрында да Яңа ел тамашасы буларак куелган «Былтыр кызы» (Эсфир, режиссер Нурия Сәләхова) әкияте репертуарга кереп калды. Бу спектакль – яшь тамашачыларны гына түгел, яшь актерларны да тәрбияләү чарасы булды, чөнки спектакльдә труппага яңа килеп кушылган яшьләр уйный.

 

Г.Камал театрында шулай ук Яңа ел алдыннан куелган «Бәби» (Илгиз Зәйниев, режиссер Фәрит Бикчәнтәев) спектакле дә Академия театрының уңышлы тәҗрибәләреннән булды. 2008 елның декабрендә куелган музыкаль маҗара тамашачы тарафыннан яратып кабул ителде һәм бүген дә репертуарда үзенең лаеклы урынын биләп тора. «Бәби»дәге эт-песиләр «Авыл эте Акбай»ны хәтерләтеп, күңелле балачакны искә төшерә.

 

Димәк, үсмерләр һәм яшьләр өчен спектакльләр башка театрларда да бар. Сыйныф белән барырга да, гаилә белән ял итеп кайтырга да мөмкин. Әлбәттә, үсмерләр махсус алар өчен куелмаган спектакльне дә кабул итә ала. Мәсәлән, Түбән Кама театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев «Бүре каны» (Нәбирә Гыйматдинова) кебек җитди спектакльне дә үсмерләр бик яратып карый, дип әйтә. Әлмәт театрының «Гашыйк Кәриб» (Михаил Лермонтов, режиссер Искәндәр Сакаев) спектакле, Камал театрының «Зөбәйдә...»се (Шәриф Хөсәенов, режиссер Эмиль Талипов) белән «Диләфрүз...»е (Туфан Миңнуллин, режиссер Фәрит Бикчәнтәев) – төрле буын тамашачыга туры килердәй. Һәм, әлбәттә, алар да яшь тамашачыны тәрбияләүгә үз өлешен кертә.

 

... әллә артист булыпмы?

 

Тамаша залында спектакль карау үзенә күрә бер ләззәт китерсә, сәхнәдә уйнау бөтенләй башка хис-кичерешләр бирә. Моны исәпкә алып, татар театрларында балаларны театр белән кызыксындыруның тагын бер алымын кулланылышка керттеләр. Бу – балалар театр студияләрен ачу.

 

Беренчеләрдән булып бу эшне балалар өчен курчак спектакльләре кую тәҗрибәсе булган Түбән Кама театры башлап җибәрде. Театрның яшь актерлары Юрий Павлов белән Гүзәл Шәмәрдәнова театр каршында балалар студиясе ачып җибәрде. Алар балаларны актерлык һөнәренең нигезләренә өйрәтә. Әлбәттә, төп максат алардан актер ясау түгел, ә сәнгатькә мәхәббәт уяту. Студия эшендә төрле яшьтәге мәктәп укучылары катнаша. Алар барысы да сайлап алу имтиханнары аша узган.

 

Әлмәт Татар дәүләт драма театрының балалар студиясе исә тамашачыларга беренче спектаклен – Алексей Толстойның «Буратино» (Гөлнара Кәшипованың әдәби версиясе) әкиятен тәкъдим итте инде. Әлеге спектакль айга бер-ике тапкыр уйнала. Бу яшь актерлар даими рәвештә репетицияләрдә катнаша, осталыкларын чарлый, дигән сүз. Спектакльне театрның актрисасы, режиссер Нәфисә Исмәгыйлева сәхнәләштергән. Спектакльдә балалар белән бергә театрның өлкән артистлары да катнаша. Студиячеләр арасында актерларның балалары да бар. Монысы да бик уңай күренеш – өлкәннәр дә нарасыйлары өчен тыныч, балалар да кечкенәдән әти-әниләренең хезмәтләренә хөрмәт белән карарга өйрәнә.

 

Балалар театр студияләре Татарстандагы театрларда гына түгел, чит төбәкләрдәге татар театрларында да ачыла. Уфа «Нур» Татар дәүләт драма театры гыйнварда «Мактанчык әтәч» (Аманулла) спектаклен сәхнәләштерде. Режиссер Гүзәл Акбердина җитәкчелегендәге студиядә барысы да олыларча: театр студиясе – аерым, бию студиясе – аерым. Балаларга актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, татар теле, вокал һ.б. дәресләр бирелә. Алай гына да түгел, яшь актерларга кастинглар үткәрелә. Татарстаннан читтә яшәүче татар гаиләләре өчен бу зур табыш.

 

Буа театрында исә балаларны театр белән кызыксындыруның башка юлын уйлап тапканнар. Биредә 3 ел рәттән «Ният» театр фестивале уза. Театрның җитәкчесе Раил Садриев башлангычында оештырылган әлеге фестивальдә Буа районы мәктәпләре катнаша. Чараның масштаблары кызыгырлык – үткән елда III «Ният» фестивалендә 28 мәктәп катнашты. Бу башлангычны театрда киләчәктә дә дәвам итәргә ниятлиләр.

 

Балаларны спектакльләрдә катнаштыру, әлбәттә, яңа күренеш түгел. «Әлдермештән Әлмәндәр»дә дә, соңгы елларда куелган «Бүре каны», «Туган-тумача», «Умырзая» (Кариев театры), «Сөннәтче бабай», «Мулла» (Минзәлә театры) спектакльләрендә эпизодик күренешләр генә булса да, балаларның катнашуы бик тә күңелле. Бик оста травестилар булса да, сабыйларны балалардан да остарак уйнаучы булмас.

 

Бергәләп тә мөмкин

 

Виртуаль дөнья никадәр киң колач җәйсә дә, 3D-технологияләр ничек кенә тиз үссә дә, театрның тарту көче, аның тәэсирлелеге ахыр чиктә барыбер көчлерәк. Театрның бердәнбер «отышсыз» ягы – аның өйгә «килә» алмавында. Шуңа да яшь буын тамашачыларны әзерләүгә ата-аналарның да өлеш кертүе, балаларын театрларга алып килүе кирәк. Сыйныф белән театрга бару традициясе дә яшәргә тиеш.

 

Әти-әниләр дигәннән... Кечкенә балалары булган тамашачылар еш кына баланы калдырырга кеше булмауга, ә баланы театрга алып килсәң, спектакль вакытында аның башка тамашачыларга комачаулавына зарлана. Бу мәсьәләне хәл итү өчен, бәлки, театрларда супермаркетлардагы сыман балалар өчен махсус уен бүлмәләре булдырыргадыр? Әкият геройлары костюмнарын киеп, биредә яшь актерлар, аеруча студентлар тәҗрибә чарлый алыр иде.

 

Гомумән алганда, яшь тамашачы тәрбияләү мәсьәләсенә комплекслы алынырга кирәк. Монда балалар өчен махсус спектакльләр дә, балалар театр студияләре дә, башка күңелле чаралар да комачауламас иде. Мәсәлән, Салават Башкорт дәүләт драма театрында инде икенче сезон «Бөтен гаилә белән – театрга!» акциясе бара. Акция кысаларында ял көннәрендә балалар өчен спектакльләр күрсәтелә. Шунысы гына кызганыч, спектакльләр рус телендә бара. Хәер бу алымны татар тамашачысын тәрбияләүдә дә кулланып булыр иде. Шул ук «... Акбай» да актуальлеген югалтмаган. Татар халык әкиятләрен, Тукай, Гафури, Ибраһимов һәм башка әдипләребезнең балаларга атап язылган әсәрләре бихисап. Гомуми үсеш өчен рус һәм чит ил классикасын да татарча уйнарга була бит.


Илмир ХӘБИБУЛЛИН
Сәхнә
№ 3 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»