поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.02.2023 Шоу-бизнес

Рәнис Габбазов: "Утырып еларга да хәлем булмады...”

Ваһапов фестивале лауреаты, яшь башкаручы Рәнис Габбасов белән гаилә мөнәсәбәтләре турында сөйләштек. Әңгәмә барышында тумышы белән Ульян өлкәсеннән булган Рәниснең шаян һәм шул ук вакытта җитди булуын тоеп алдым.

– Рәнис, җыр юлына сине дәү әниең бастырган икән. Аның якты дөньядан китүен ничек белдең?
 
– Дәү әни кечкенәдән җырлар өйрәтте. Җырлар аша татар теленә мәхәббәт уянды. Бу – Казанга килүемнең сәбәбе. Беренче җырымны, “Сарман”ны да әби өйрәтте. Миңа 5-6 яшь тирәсе генә иде әле. Көн саен шуны гына җырлаганым хәтеремдә. Хәзер дә аны яратып башкарам. Әби мине сәхнәдә күрергә теләде. Кызганыч, беренче концертыма килә алмады. Әбинең үлеменә кадәр бер көн алдан янына кайтып хәлен белештем. Ул авырый иде. Әни шалтыраткан саен: “Әбинең хәле начарайды”, – дип әйтте. Хәзер ашыгыч ярдәм килә, барысы да яхшы булыр, дип уйладым. Әмма әбинең үлеме турында хәбәр килеп җиткәч, ышанмадым. Утырып еларга да хәлем булмады. Иң якын кешемне югалттым, урыны оҗмахта булсын. 
 
– Дәү әниеңнең соңгы сүзләре нинди иде?
 
– Җырны онытмаска, үз юлымны ярып барырга кушты. “Кешегә күбрәк яхшылык эшлә”, – дип кабатлады. Мин бу сүзләрне хәзер дә күңел түрендә йөртәм. Кешеләр белән ачык булуымның сәбәбе дә шулдыр. Син кешегә нәрсә эшлисең, үзеңә шул әйләнеп кайтачак. Мин идеаль түгел. Әйткән сүземне кемдер йөрәгенә якын алырга мөмкин. Кешегә сынаулар сәбәпсез килми. Догаларны да дәү әнием өйрәткән иде: “Аллаһка ышан, ул сиңа булышачак”, – дип кабатлады. Аллаһка бик нык ышанам. Мәчеткә йөрергә тырышам. 
 
– Студент вакытта күп кызлар белән очраштыңмы?
 
– Дон Жуан булып йөрмәдем. Бер кешене генә яраттым. Очрашып йөргәндә дә, бар күңелемне сөйгәнемә ачтым. Гөлиягә: “Иртәрәк очраган булсаң, синең белән генә йөрер идем”, – дип әйтәм. 30га кадәр өйләнәсе дә түгел идем.
 
– Тормыш иптәшең белән ничек таныштың?
 
– Социаль челтәрдә хат килде: “Рәнис, син гастрольгә киттең?”, – дип сорап, чибәр кыз язды. Шәхси битенә кереп фотоларын карадым. Институтта төркемдәш кыз Гөлия белән таныштырды. Ул шул хат язган кыз булып чыкты. Аралашып киттек. Гөлия тулай торакка иптәшенә кунакка килә иде. Мин дә ул бүлмәгә кердем. Башта дуслар булдык. Үземә беркемне дә якын китермим, дип сүз биргән идем. Әзрәк ирекле буласы килгәндер. Аннан кешеләр янында Гөлияне дустым дип атадым. Кәефе төште. Чибәрлегеннән кала, акыллы, зиһенле булуы белән мине үзенә тартты.
 
– Гөлияне очрашуларга кайда чакырдың?
 
– Очрашу урыны – Кабан күле иде. Студент вакытта рестораннарга йөрерлек акча юк бит. Кибеттән ипи кереп алып, үрдәкләр ашаттык. Безнең романтика шул булды. Дүртешәр сәгать җәяү йөрдек, бөтен шәһәр үзәген урап чыктык. Аяклары арып беткәндер, түзеп барды, балакаем. 
 
– Сөйгән ярыңа тәкъдимне ничек ясадың?
 
– Ураза аенда тәкъдим ясадым. Ресторанга чакырдым, чәчәкләр бирдем. Гөлия ураза тоткач, ашап утырмадык. Йөзекне тизрәк бирәсе килде, кичкә кадәр түзә алмас идем. Азат Абитовка җайлырак булды инде. Гөлсирингә тәкъдимне сәхнәдә ясады. Гөлия белән тәмле әйберләр алып, кич бәйрәм иттек. Аның риза булуына ышандым, тик барыбер каушадым. Безнең дә мөнәсәбәтләрдә төрле вакыт булды. Бервакыт 1-2 ай сөйләшмәдек.
 
– Ачу сакларга яратмыйм, дидең. Ничек түздең?
 
– Минем гаеп иде. Берничә ай тилмереп йөрдем. Бүләк алып, гафу үтендем. Гөлия озак янына китертмәде. Бер көнне таныш түгел номер шалтыратты. “Кем соң бу?” – дип сорап куйдым. Тавышымны онытып та җибәрдеңме әллә, диде. Гөлия шалтыраткач күңелгә рәхәт булып китте. Аллаһка шөкер, әйбәт кенә яшәп ятабыз.
 
– Гөлиянең әти-әниләре сине ничек кабул итте?
 
– Без икебез дә гап-гади гаиләдән. Бервакыт гашыйклар көнендә метрога төшеп барганда телевидениегә интервью бирдем. Сөйгән ярыгызга хисләрегезне аңлата аласыз, диделәр. Гөлиягә матур сүзләр әйттем. Ә бу сюжетны аның әти-әниләре күргән икән. Шул адымнан соң үз иткәннәр. Мин бит мәхәббәтем турында бөтен Татарстанга сөйләдем. Бу сюжетны яздырып та алганнар, хәзер дә саклана. 
 
– Ваһапов фондында эшләгәндә Азат белән Гөлсиринне, сине һәм Айсылу Габбдинованы парлап җырлатканнар иде. Азат белән Гөлсирин гаилә кордылар, синең Айсылуга күзең төшмәдеме?
 
– Без бергә укыдык. Айсылу – иҗатташым, дустым. Бөтен яктан килгән, сәләтле кыз. Әмма ул вакытта Гөлияне очраткан идем. Ул андый әйбергә көнләшеп карамады. Үзе дә иҗат белән бәйле булгач, барысын аңлады. Мөнәсәбәтләрдә аз гына көнчелек булырга тиеш инде, чамасын белергә кирәк. 
 
– Ваһапов фондыннан киткәнеңә тиздән бер ел була. Алар белән нинди мөнәсәбәтләрдә? Хәзер рәхәтме, әллә ул вакыттамы?
 
– 7 ел бик матур эшләдек. Бу – зур мәктәп, тәҗрибә. Җырлар сайлаган вакытта уртак фикергә килдек. Ызгыш-талаш, низаглар чыкмады. Хәзер башлаган эшне дәвам итәргә кирәк. Бу – тормышта яңа баскыч. Фондта эшләгәндә күбрәк иҗат турында уйладык. Беренче вакытта, оештыру эшләре буенча авырлыклар туды. Концерт өчен урын эзләү, гастрольләр ясау үзебезнең җилкәгә төште. Хәзер күнектек, әле дә чыгышлар ясыйбыз. Ваһапов фонды белән дустанә мөнәсәбәтләрдә, хезмәттәшлекне дәвам итәбез.
 
– Тормыш иптәшең, Гөлия нинди кеше?
 
– Нишләптер, күпләр Гөлияне усал дип уйлый. Беренче вакытта очрашып йөргәндә үзем дә бу хакта уйландым. Ул читтән генә шундый күренә. Гөлия бик игелекле, мәрхәмәтле, гадел кеше. Усал булса, өч көн дә тормас идем. Мин күбрәк хискә биреләм, ә ул һәрвакыт акыл белән эш итә. Без аның белән бер-беребезне тулыландырып киләбез. Хатын үземә ошаса, низаглар күп чыгар иде. 
 
– Низагтан соң, гадәттә, кайсыгыз беренче адым ясый?
 
– Кешегә ачуны озак саклый алмыйм. Аралашуны туктату өчен җитди сәбәпләр булырга тиеш. Диндә дә, кешегә ачу сакларга кушмаганнар. Якын кешенең хыянәтеннән куркам. Бу мәхәббәткә дә, дуслыкка да кагыла. Аралашырга яратам, дусларым күп. Кеше аерып утырганым булмады. 
 
– Гастрольдә дә тормыш иптәшең белән булу авырмы?
 
– Кеше әзрәк бер-берсеннән ял итәргә тиеш. Элек мин концертларга киткәндә, ул өйдә калды. Берничә көннән сагына башлый идем. Гастрольгә хатын-кыз белән баруның иң яхшы ягы – костюмнар чиста-пөхтә, өстәл корылган. Бергә булганда әзерлек эшләре күпкә җиңелерәк бара. Хәзер Гөлия балалар бакчасында эшли, шул вакытта сагынып өлгерәм.
 
– Гаиләдә син бухгалтер икән бит. Гадәттә, бу эшкә хатын-кызлар алына...
 
– Чыннан да, гаилә бюджеты минем кулда. Бөтен аласы әйберләргә акчаны алдан әзерләп куям. Ул – табигатьтән бирелгән сәләтем. Тугыз сыйныфны бетергәч, Казанга күчендем. Официант булдым, машиналар юдым. Аннан артистлар белән хезмәттәшлек итә башладым. Акчаның кайдан килгәнен иртә аңладым. Гөлиягә акчаны ышанып тапшырмыйсың, дип әйтүчеләр булды. Тормыш иптәшемнең үз акчасы бар. Ул да аны уйлап тота.
 
–  Улыгыз Тимерлан кемгә күбрәк охшаган?
 
– Әле үзем дә аңлап бетермим. Биткә кечкенәрәк чакта миңа охшаган иде, хәзер әнисенә тартым. Мин бик тиз сагына торган кеше. Ул, бала булгангамы, үзенең дөньясында яши әле. Әлбәттә, концертлардан безне зарыгып көтә. Гастрольләр вакытында әби-бабайлары белән кала, алар ярдәм итә. Тимерланны һәрьяклап үстерергә тырышабыз. Без 24 яшьтә гаилә кордык. Тормыш тәҗрибәсе бик бай түгел иде. Бала белән бергә үсәбез, тәҗрибә туплыйбыз. Улымны кечкенәдән мөстәкыйль булырга өйрәтәргә тырышам. 
 
– 30га җитәсең икән, башта нинди уйлар туа?
 
– Элек кешеләргә: “Ничек бар шулай кабул итегез”, – дия идем. Хәзер уйлана башладым. Тормышта булганнарга анализ ясыйм. Күп кенә яңалыкларны йөрәккә якын алам, ышанам. Яшь барадыр инде. Соңгы вакытта үземне “ашый” башладым. Диета тотмыйм, әмма авырлык кими. Диета тотып караганым булды. Ул вакытта 13 килограммга ябыктым. Ашаган ризыкны үлчәп, спорт белән шөгыльләндем. Шунысын әйтәсем килә: артыгын уйламагыз, җәмәгать. Башыгызны кирәк түгел мәгълүмат белән катырмагыз. 
 
– Тормышта юмор күп кулланасың. Моның сәбәбе нәрсәдә?
 
– Юморсыз яшәп булмый. Әмма аны бөтен кеше дә аңлап бетерми. Кеше белән күңелле аралашырга кирәк. “Синең бер кайгың да юкмы соң”, – дип әйтә тамашачым. Һәркемнең үз мәшәкате, тормышта күп әйберләргә гадирәк карарга кирәк икән. 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 23.02.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»