|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.02.2023 Шоу-бизнес
Эльвира Фазлыева: "Кияүгә чыгып, бик күп бала алып кайтыр идем"ТНВ каналы алып баручысы, җырчы Эльвира Фазлыева (Аида) социаль челтәрдә сорау-җавап сәхифәсе оештырган. Кайбер җавапларын сезгә дә тәкъдим итәбез. - Үзегез өчен бала табыгыз...
- Бик рәхәтләнеп табар идем, бездән генә тормый шул. Кияүгә чыгып, бик күп бала алып кайтыр идем.
- Иң зур теләгегез?
- Аиданы кайтару.
- “Исеңдәме?” җыры ирегезгә багышланамы?
- Юк.
- Җырчы Динара Ряхимова белән дусмы сез? Күптән бергә күренмисез.
- Ни өчен аралашудан туктаганыбызны үзем дә аңламадым.
- Кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган егет белән ни өчен арагыз өзелде?
- Ашыктым. Бу хакта язган идем инде.
- Аида төшегезгә еш керәме?
- Бик еш керә. Төштә һәрвакыт кочаклашабыз, ул күтәренке кәефтә була.
- Кызыгыз туса, аңа нинди исем кушар идегез?
- Аида ярдәм итәр дип уйлыйм.
- Әгәр мөмкин булса, нәрсәне үзгәртер идегез?
- Аида белән ерактагы берәр авылга китеп, агач йортта яшәр идек. Кичләрен учак янында утырып, бәрәңге ашар идек.
Исегездә булса, моннан 1-2 ел элек Эльвира Фазлыевага бер егет тәкъдим ясаган иде. Бу хәл сәхнәдә булды һәм җырчы аңа “әйе, мин риза” дип җавап бирде. Шуннан соң Эльвираны күпләр кияүгә чыкты дип уйлады.
“Ел ярым элек минем белән гаҗәеп романтик хәл булды – нәкъ менә сәхнәдә чыгыш ясаган вакытта кияүгә чыгарга тәкъдим ясадылар миңа. Барысы да булды: күп чәчәкләр, матур музыка, тезләнеп бүләк ителгән йөзек. Бу хәлләр миңа әкият кебек тоелды. Мин бер дә уйламый диярлек “әйе!” дидем.
Ләкин тормышта әкиятләр булмый икән, кызганыч. Миннән еш кына “кияүгә чыктыңмы?” дип сорыйлар. “Юк” дип җавап бирәм. Бу хәл чираттагы тәҗрибә булды. Мөгаен, барысы да яхшыгадыр. Тиздән бар да җайланыр”, - диде ул чакта Эльвира Фазлыева.
--- |
Иң күп укылган
|