поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.02.2023 Шоу-бизнес

Әнвәр Нургалиев: «Әти-әнигә күбрәк игътибар бирәсе калган икән дип үкенәм»

Ир-егеткә хас сыйфатлар, хатын-кыз тамашачы җырчысы булу кыенлыклары һәм өстенлекләре, тормыштагы казанышлар һәм үкенечләр турында Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев белән сөйләштек.

– Ир—атка хас төп өч сыйфат нинди?
 
– Ныклык, намуслы булу, тәртип. Бу сыйфатларны егетләрдә армия тәрбияли. Чөнки армия – үсмер чак белән ир-егет арасындагы чик ул. Хәзер күпчелек яшьләрдә әнә шушы күчеш чоры булмый. Шуңа күрә аларга мөстәкыйль тормышка күчү авыргарак бирелә.
 
– Элек армиядә булмаган егетне егеткә дә санамаганнар. Аннары армиядән котылып кала алганнар егет булып йөрде. Хәзер дөнья кай якка үзгәрде?
 
– Хәзер вазгыять элеккеге эзенә кайта. Заман үзгәрде, яклаучы, сакчы дигән төшенчәләр алгы планга чыкты. Юкса ир кешедә гаиләне яклаучы дигән нәрсә дә юкка чыга язды. Алгы планга хатын-кыз чыкты. Ул – тормышны алып баручы да, дөнья йөген тартучы да, табучы да, яклаучы да. Алай булырга тиеш түгел.

– Мобилизация гаиләгезгә кагылдымы?
 
– Апамның улы хәрби юлны сайлаган иде. Ул инде 20 ел хәрби хезмәттә. Сүз уңаеннан: мин «контрактник» дигән сүзне яратмыйм. Хәрби ул – хәрби инде. «Контракт» сүзе хәрбинең сыйфатын төшерә кебек. Энемнең махсус операциядә катнашуына тиздән бер ел була. Әлбәттә, безнең гаиләгә дә кагылды, башка гаиләләргә дә. Нишлисең бит. Борчылып та, өметләнеп тә көтәбез.
 
– Син ул хакта махсус җыр да иҗат иттең бугай.
 
– Марат Кәбиров сүзләренә Айдар Тимербаев иҗат иткән «Озату» җырын күпләр мобилизациягә багышланган дип кабул итте. Әмма анда төп фикер: авыр вакытта кешелеклек һәм мәхәббәт хисләренең сыналуы. Чыннан да сыналыр чакта яшибез бит. Элек без бүгенге көнне, шушы көндәге һәр мизгелне, бер-береңне кадерләргә кирәклекне аңламаганбыз. Хисләр вакланган, юктан тавыш чыккан, дигәндәй. Ил белән авырлык күтәргәндә кыйммәтләр дә үзгәрә. Мобилизация иргә – хатынны, балаларны кадерләргә, хатынга ирне хакларга кирәклекне күрсәтте. Боларны матур сүз дип кабул итмәгез, үзем кичергәнне әйтәм. Мәсәлән, апамның улы – энекәшем белән тыныч вакытта сирәк сөйләшә идек. Язышу, шалтыратышу юк иде диярлек. Махсус операциягә китәсен белгәч, иң беренче үзем шалтыраттым. Ул да, абый, мин үзем дә сиңа шалтыратырга уйлаган идем, ди. Үзеннән-үзе якынайдык. Мин аның һәр адымын белергә тырышам. Кайтса, каршы алам, кирәк әйберләрен төяп җибәрәм. Беренче ялына кайтканда зур колонна ясап озаттык. Шунда да кешеләр бик күп начар сүзләр яздылар. Кеше нәрсә уйлыйсы килсә, шуны уйласын, әмма энекәш миңа кадерле һәм мин аңа хәлемнән килгәнчә ярдәм итәчәкмен. Дөрес, ул бер нәрсә сөйләми. Әмма күп нәрсәне  интонациясеннән дә аңлап була. Мобилизациягә эләккән башка кешеләр өчен дә борчылам. Алар миңа барысы да энекәшем кебек. Егетләрнең асыллары китте, әмма күбесе ныгып өлгермәде. Безнең Рөстәм ул яктан – чын хәрби. Минем аңа, әйдә кайтарырга тырышып карыйк, дип тә әйткәнем булды. Хәтта тыңлап та тормады. Бу темага башка сөйләшмибез, диде. Шундый чын хәрбиләрдә бөтен өмет.
 
 
– Үзеңне хатын—кызлар җырчысы дип әйтсәләр, кимсетмиме?
 
– Юк, әлбәттә! Җыр бит ул хисләрне уята, ниндидер хатирәләрне искә төшерә. Ә хатын-кыз ирләргә караганда хисчәнрәк, шуңа күрә музыка да аларга күбрәк якынрактыр. Аннан соң ирләр яшьтән үк хатын-кыз игътибарын җәлеп итәргә тырыша: ниндидер гамәлләр кыла, җырлый, ниһаять! Без гомер-гомергә гүзәл затның игътибарын яуларга тырышабыз. Дөрес, монда чикләрне узмаска кирәк барыбер. Әйтик, хатын-кыз игътибары ир затына комачауламаса да, аны өйдә көткән хатынына ошап бетмәскә мөмкин. Димәк, син хәләлеңә тагын да игътибарлырак булырга тиеш.
 
Мин бергә эшләгән ирле—бичәлеләрне гомер—гомергә аңлый алмадым. Ник дигәндә, берең ашатырга, берең гаиләне карарга тиеш. Үземнең гаиләдән чыгып әйтәм: мин – табучы—юнәтүче, хатыным өйдәге тәртип өчен җаваплы булды, балаларны тәрбияләде. Аңлыйм, аңа читен булгандыр, төрле сүзләр дә җиткергәннәрдер. Әле дә сүзләр килеп ирешә дип беләм. Монда инде гаилә тынычлыгы хатын—кыздан тора. Я иренә ышана ул, я читтән кергән сүзгә. Ә төп җаваплылык – ирдә. Чөнки ул гаиләсе өчен калкан булырга тиеш.
 
Хатын-кыз җырчысы булуның үз кыенлыклары да бар аның (көлә. – Ред.). Урамда тезе чыккан трико белән йөри алмыйсың. Сәхнәдә генә түгел, тормышта да үрнәк булырга тырышасың. Хәер, тормышта – бер, сәхнәдә икенче төрле булып та булмый инде ул.
 
– Татар эстрадасының төп үзенчәлеге нәрсәдә? Ул нинди сыйфатларны ярата, кайсыларын яратмый?
 
– Кемгәдер сәхнәдә сүгенеп җибәрсә дә килешә, кемдер ялгыш бер сүз ычкындырса да, аны гафу итмәскә мөмкиннәр. Бездә сәхнәгә нинди образ белән килеп керәсең, ахыргача шулай барырга кирәк. Әйтик, менә миңа җиңелчә генә тәртипсезлек тә гафу ителми. Әнвәр акылсыз икән, начар икән, дип шундук «элеп» алалар. Димәк миңа кысалардан чыгарга ярамый. Миңа хайп та килешми. Хәтта комментарийларга усалрак җавап бирергә дә ярамый. Ә кемгәдер ул гафу ителә. Димәк, минем тамашачым консервативрак. Гомумән, татар эстрадасы тамашачысы консервативрак дип әйтергә була. Шуңа күрә эстрада да ниндидер бер кысада тора. Мин моны начар дип әйтмим, бәлки, ул яхшырактыр да әле. Мәскәү белән чагыштырсак инде.
 
Тамашачы дигәннән. Шәһәр белән шәһәр тамашачысы да аерыла. Бу – шәхсән минем күзәтүләрем. Әйтик, Казан тамашачысы ул лаеклы бәясен бирә. Мәскәүлеләр дә шундый, ләкин анда тамашачы концертны утырып кына карамый, алар туарылып китәргә дә мөмкин. Казан тамашачысы ул әле кабул иткәнче сыный. Ә инде яратса, гомерлеккә ярата. Уфа тамашачысы исә киң күңеллелеге белән кабул итә. Азрак кимчелегең булса да, гафу итә. Киң күңеллерәк дип әйтсәк тә буладыр. Ләкин бу тамашачыны аеру түгел, бу – кызыклы күзәтүләр генә. Мин барлык тамашачымны да хөрмәт итәм, яратам.
 
 – Репертуар яшь белән бергә үзгәрәме?
 
– Репертуардан бигрәк, аңа салынган фикер (посыл) үзгәрә. Бер үк җырны әллә ничә төрле башкарып була. Тормыш тәҗрибәсе арткан саен, сүзләргә икенчерәк мәгънә салырга мөмкин. Әйтик, «Җылы сүзләр» җырын төрле кеше төрлечә кабул итә. Мин аны әни вафатыннан соң яздым. Безгә төрле сүзләр ишеттерделәр, хурлаучылар, чир таратучылар, дип гаепләүчеләр дә булды. Шуннан соң: «Сезнең бер дә җылы сүзегез юкмыни соң?» –  дип җырладым мин аны. Кайвакыт исә елмаеп, җиңелчә генә башкарам. Концерт белән концерт та аерылырга мөмкин. Казанда куйган беренче концертымда күбрәк хисләр өстенлек алган булса, хәзер инде дөньяга караш та, күңел халәте дә икенче.
 
– Булды, җитәр, эстрададан китәм, дип әйтәсе килгән чаклар буламы?
 
–  15 ел элек шундый халәтне кичердем. «Арыдым», – дип зарлана идем. «Миннән булмый», – дип әйтә идем. Пандемия килеп чыкты да, бөтен нәрсә туктап калды. Зарланырга ярамый, шөкер итәргә кирәк икән. Ходай барысын тигезли. Хәзер күбрәк өйдә буласым килә. Әлбәттә, концертлар да куясы килә, мин аннан башка яши алмыйм инде, әмма якыннарыма күбрәк вакыт калдырасым килә. Үз юлымны тапканмын икән, монда хатынымның да өлеше бик зур. Ул миңа ышанды һәм көч биреп торды.
 
– Ир—ат җырлап кына тормыш алып бара алмыйдыр инде ул, тагын нинди һөнәр—шөгыльләрең бар?
 
– Эстрадага кадәр төзелеш бизнесында идем, шул өлкәдән калган шөгыльләрем бар. Төзелештән кергән акчамны «Барс-медиа»га салып, җырымны раскруткага биргән идем. Хәзер башка шөгыльләр үзләштерергә вакытым да юк инде. Җыр юнәлешендә эшлим, өйрәнәм, яхшы җиһазлар алам. Тамашачының төп таләбе – сыйфат. Ул шулай булырга тиеш тә.
 
– Соңгы елларда сиңа зур сынаулар үтәргә туры килде. Ковид вакытында әниең бакыйлыкка күчте, аннан әтиең… Авыр чакта таянычың кем яки нәрсә булды?
 
– Гаиләм терәк булды. Бик авыр сынау булды ул, иҗатым да туктап калды, бернәрсәгә дә күңел үсмәде. Чөнки тормыш көйләнеп, инде үз тамашачым барлыкка килгәндә һәм халыкка танылганда, алар бер-бер артлы китеп бардылар. Күңел төшенкелеге биләп алды. Мин ул халәттән хатыныма таянып чыктым.
 
Хәзер әти—әнигә күбрәк игътибар бирәсе калган икән дип үкенәм. Игътибар бирдем, ләкин җитәрлек булмады кебек. Кайткач, әти—әни белән күбрәк сөйләшәсе калган икән, дим… Авылга сагынып кайтам, күчтәнәчләрне тапшырам, әнинең тәмле коймаклары белән чәй эчәм дә, ихатага эшләргә чыгып китәм. Һәр кайткан саен шулай. Их, сөйләшәсе иде хәзер үзләре белән, янымда юк. «Яратам» дип әйтмәгәнгә үкенәм. Мин беркайчан да әнигә «яратам» дип әйтә алмадым. Кирәк булгандыр. Өлкәннәр аны барыбер көтә. Улыма, әниең белән күбрәк сөйләш, сагынам, диген, кочакла, дим. Үземне мисалга китерәм. Бабам, әни, әти  бер—бер артлы китеп бардылар. Минем рәхәт дөньямны, уңышларымны күрә алмадылар. Башлангычын күрделәр, нәтиҗәсен күрә алмадылар.
 
Алар җырны аңлый торган нечкә күңелле кешеләр иде. Әти гармунда уйный, әни җырлый. Әтинең абыйсы да гармунчы булган. Мәрхүм абыем да бик матур уйный, җырлый иде. Олы апам да баянда уйный иде, ләкин әти тыйды. «Хатын-кызга кирәк әйбер түгел», – диде. Без бер ояда биш бала үстек.
 
– Тормышыңдагы иң зур казанышың нинди?
 
– Хыялымны тормышка ашыруым. Мәскәү, Казанда концертлар куярмын дип күз алдына да китерми идем. Әтием – көтүче, әнием гади кеше иде. Авылда бит халык төрле катлауларга бүленгән. Башта – бригадир, аннары – сатучы,  укытучылар килә. Аннары машина йөртүчеләр абруйда. Алардан соң гына – көтүчеләр. Мине бәләкәй чакта бүкәнгә бастырып җырлаталар иде. Шунда, фамилияңне күтәрерсең әле син, дип юраучылар булды. Юраганнары юш килде.

– Синеңчә, бәхет ул – нәрсә?
 
– Бәхет ул – күңел тынычлыгы.

– Халык белмәгән нинди талантың бар?
 
– Талант түгел инде ул, шөгыльләрем бар. Бакчачылык белән кызыксынып киттем. Кая барсам да, тарихи биналар карарга яратам. Элеккеге җиһазлар, төрле эшләнмәләр туплый башладым. Ихатамда бер милли почмак оештырасым килә. Анда әниемнең орчыклары, күчагасы, табагачы, җилпучы, суккан паласлары бар.
 
Соңгы вакытта юкка чыгып барган авылларны барлый башладым. Бу җәйдә Хәния Фәрхи, Хәмдүнә Тимергалиева туган авылларны барып күрәсем килә. Соңгы вакытта Хәмдүнә апа онытылып бара шикелле. Ул бит – феноменаль җырчы. Нинди тавыш, нинди энергетика иде аңарда. Мин Хәмдүнә апаның «Җырчы сагышы» дигән җырын шаккатып тыңлаган идем. Ул бит үзе бер чор! Телефонымда Хәния апа, Хәмдүнә апаларның язмалары саклана, кайчак кабызып, тыңлап алам. Моңсу булып китә.
 
– Иртәгә нәрсә буласын белми торган заманда яшибез. Шуңа күрә көнне нинди уй белән тәмамлыйсың, йокыдан уянгач, башыңда туган беренче фикер нинди?
 
– Шөкер!
 
 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.02.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»