|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2023 Фаҗига
Олы Әтнә авылында үлгән 3 кеше мәетен күршеләре тапканКичә Татарстанның Әтнә районы Олы Әтнә авылындагы шәхси йортларның берсендә 64 яшьлек һәм 56 яшьлек ир-ат, шулай ук 38 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, алар углерод газы белән агуланганнар. Мәетләрне үлгән йорт хуҗасының күршесе тапкан, дип яза Татар-информ. Тикшерүчеләр һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклый, берничә экспертиза билгеләнгән.
«Ике яки аннан да күбрәк затка саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итте ТР буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Фото: Фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|