поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.03.2011 Җәмгыять

Хатын-кыз дуслыгы

Әйе, дуслыкның ни икәнлеген һәрбер кеше үзенчә аңлата. Кайбер философлар хәтта, бу мөнәсәбәт турында берничә том хезмәт язганнар. Мәсәлән, Дейл Карнеги «Дуслашуның гап-гади серләре» дигән китабында: «Дуслашуның сере - башкалар өчен вакыт, көч сарыф итүдә, дусларыгызны онытмагыз, аларны гел шатланып сәламләгез. Гап-гади кагыйдә: башкалар белән чын күңелдән кызыксыныгыз», ди.

Димәк, дуслык нәрсә ул? Дуслык ул-ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү һ.б. хисләргә нигезләнгән мөнәсәбәт.

 

Бу сорауны мөселман кызларына биреп карарга булдык. Сорау алуда 19-37 яшьлек мөслимәләр катнашты. Нәтиҗәдә күбесе бу мөнәсәбәтне риясызлык, ихтирам, ышанычлылык, кебек сыйфатларга бәйләделәр. Кайбер җаваплар белән сезне дә таныштырып үтик.

 

Айсылу, 21 яшь

 

«Минем уйлавымча, иң элек дуслык ул — хис, сизә белү. Башка кешегә мәхәббәт, ярдәм, таяныч, кайгы-шатлыгын уртаклашырга кирәклеген тоя белү. Таныш дус кызлар күп булырга мөмкин, берсе белән балалар яки сәләмәтлек турында, башкалары белән кием яки үз-үзеңне карау темаларына сөйләшеп булса, дөньядагы барлык нәрсәләр турында бары тик эчкерсез, чын дус белән генә уртаклашырга мөмкин».

 

Рәмзия 33 яшь.

 

"Чын дус булу – ул икейөзле булмау, ясалма тышкы күренеш, хәйләле тышкы кыяфәт чыгармауны аңлата. (мәсәлән иң яхшы хатын-кыз, кайгыртучан күрше һ.б.). Яхшы дустың булганда кайгыларны җиңелрәк үткәреп җибәрәсең".

 

Инде ир кешедән хатын-кыз дуслыгы нәрсә ул дип сорасаң, хатын-кыз дуслыгы ул-дөньядагы барлык нәрсәләрне һәрьяктан тикшерү дип җавап бирер. Һәм ул күпмедер дәрәҗәдә хаклы, чөнки хатын-кыз өчен аны борчыган сораулар буенча фикер алышу табигый хәл. Кирәк вакытта аны кызганырга, ярдәм итәргә, булышлык күрсәтергә, хупларга да кирәк, юкса ул күңел төшенкелегенә бирелергә мөмкин. Хатын-кыз дуслыгы ирләрнекеннән аермалы буларак, тәэсир, хисләргә бай булу сәбәпле, аралашу эчкерсез килеп чыга.Тик бу дуслык озын гомерлеме? Күп очракларда кияүгә чыкканнан соң, хатын-кызның карашлары үзгәрә, гаилә мөнәсәбәтләре өстенлек ала.

 

« Мин дустым белән яшьтән нык якын идем, тик кияүгә чыккач, барысы да үзгәрде. Без сирәк очраша башладык, икебезнең дә яңа дуслар барлыкка килде, без бер-беребездән читләштек. Дөресен әйткәндә, мин элекке аралашуны сагынып куям. Башка кызларда да шулаймы икән ул?..»- дип уртаклашты Венера.

 

Әйе, яшьлектәге дуслар арасындагы җылылык еллар аша суына төшә . Әле кайчандыр сез бер үк бакчага йөрдегез, аннан соң мәктәп, дәресләр әзерләу, институт, яшерен серләр, хыяллар...,ә буген арагызда зур упкын тора. Чынлыкта, сораштырган 20 кешеләрнең берсе генә «яшьлек дустым белән буген дә якын мөнәсәбәтләрдә», — дип мактана алды.

 

«Без якын дустым белән бакчадан бирле бергә. Мәктәпне дә бергә бетердек, бер үк институтка укырга урнаштык. Тышкы яктан да безне охшатып апалы-сеңелле дип уйлыйлар иде. Мин ислам динен кабул иткәч, ул мине аңлады, терәк булды. Инде ничә ел үтте, икебез дә гаиләле булдык, аралар элеккечә җылы. Борынгы рим шагыйре әйтүенчә: чын дуслык беркайчан да төгәлләнми, ә тәмамланган дуслык-башланмаган да булган, димәк», - ди Гүзәл.

 

Чын дуслыкны дингә кереп китү белән дә табып була. «Күбесе дусларны мәсләк (принцип) аша түгел, бәлки рух якынлыгы буенча сайларга кирәк дигән фикердә. Ислам динен кабул иткәнгә кадәр минем эчкерсез дусларым юк иде, ә дингә кереп киту белән алар үзләре табылды. Чын күңелдән үз теләкләре белән миңа дин турында сөйләделәр, күп нәрсәләргә күземне ачтылар. Безнең тормышка уртак караш, уртак мәнфәгатьләр бар. Мин аларның барысын да яратам һәм ихтирам итәм»,-дип уртаклашты Регина.

 

Сезнең «йортлар» яки гаиләләр арасындагы дуслык турында уйлаганыгыз бармы? Психологлар фикеренчә, мондый дуслык гаилә мөнәсәбәтләренә уңай йогынты ясый. Башка гаиләләр белән дус булу, кайбер очракларда, үз гаиләңне читтән күзәтү тәэсирен бирә, яки кеше хаталарын кабатламау, үз хаталарыңны төзәтүгә этәргеч булып тора.

 

«Берсүзсез, гаиләләр арасындагы дуслык яши ул. Мисал өчен, ирем ягыннан шундый гаилә бар. Безгә алар белән бик кызык, балалар тугач тагы да кызыграк булыр дип уйлыйм»,- ди Мәрьям.

 

Ихтыяҗлары уртак булган кешеләр арасындагы дуслыкны да күздән төшермик. Мондый дуслар яңалыклар белән бүлешә, билгеле бер дәрәҗәдә амбицияләрне чынга ашыра. Аларны уртак фикер, бердәм караш берләштерә.

 

Дусны сайлау- ул шәхси эш. Әмма дустанә мөнәсәбәтләрне ихтирамлылык, ихласлык, ялганга юл куймау гадәтләре белән ныгытырга, дусларны гел шатланып сәламләргә, аларны ихтирам итәргә кирәген онытмагыз.


Диния ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
Тatar-islam.ru
№ | 09.03.2011
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»