|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2023 Фаҗига
Ике троллейбус арасына кысылып үлгәнУфада троллейбус йөртүченең үлеме буенча тикшерү бара. Стәрлетамак буенча Тикшерү бүлеге шәһәр депосында 57 яшьлек троллейбус йөртүченең үлеме факты буенча тикшерү үткәрә. 20 февраль иртәсендә рейска чыгарга җыенган троллейбус үзеннән-үзе хәрәкәт итә башлаган, бу вакытта зыян күрүче транспорт алдында булган. Нәтиҗәдә, ир ике троллейбус арасына кысылган. Тән җәрәхәтләреннән ул шул урында үлгән.
"СКР тикшерүчесе полиция хезмәткәрләре белән берлектә урынга чыкты. Вакыйга урынын тикшерделәр, суд-медицина экспертизасы билгеләнде, шаһитлар сораштырыла, ирнең үлем хәл-шартлары ачыклана», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Фото: "СКР по РБ"
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|