|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2023 Хәвеф-хәтәр
Видео бар республикага таралды: Түбән Камада машина бәрдергән бала реанимациядәТүбән Каманың Тынычлык проспектында җиңел машина 8 яшьлек малайны бәрдергән. Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе шул турыда хәбәр итте. Юл-транспорт һәлакәте 109 нчы йорт каршында 12.45 сәгатьтә булган. «Renault» машинасы белән идарә иткән 32 яшьлек йөртүче светофорның кызыл төсенә юл аша чыгып баручы малайны бәрдергән.
Баланы Түбән Кама Район үзәк хастаханәсе реанимациясенә салганнар. Аның баш мие селкенгән һәм умрау сөяге сынган.
Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, Түбән Кама шәһәр прокуратурасы тикшерү башлаган.
--- |
Иң күп укылган
|