|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2023 Җәмгыять
«ШАЯН ТВ» Муса Җәлил премиясе лауреаты исеменә лаек булдыПремия лауреатларының исемнәрен Татарстан Республикасының рәсми порталында игълан иттеләр. Тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче «ШАЯН ТВ» беренче балалар каналы иң дәрәҗәле премияләрнең берсе - Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты исеменә лаек булды. Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чарада исә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «ШАЯН ТВ» телеканалының эшчәнлеген югары бәяләде. «ШАЯН ТВ» – зур популярлык казанды. Балаларны, яшүсмерләрне телебезгә җәлеп итте. Төрле бәйгеләр үткәрә, яшь талантларны үстерә, телне, сәнгатьне, әдәбиятны популярлаштыра», - дип үз фикерен белдерде ул.
--- |
Иң күп укылган
|