|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2011 Сәясәт
Бар әле күрәселәр...Россия түрәләренең, һәрвакыттагыча, безне үзгәрешләргә әкренләп күнектерә башларга теләптер инде, ике-өч айга бер мәртәбә пенсия реформасы турында сүз алып баруларына күнегеп беттек бугай. Март башында Икътисадның югары мәктәбендә экспертлар берләшмәсе оештырган очрашуда бу проблемага янә әйләнеп кайттылар. Җае чыккан саен Пенсия фонды дефицитыннан зарланучы Россиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры урынбасары Юрий Воронин үз чыгышын бу юлы да шуннан башлады. Аныңча, дефицит 1 триллион сум тирәсе тәшкил итә, һәм моңа төп сәбәп булып илдәге демографик кризис һәм пенсия фондын туплау, түләү системасының камил булмавы тора. Ул бу юлы пенсия системасын реформалаштыруның төп дүрт юнәлешен тәкъдим итте.
Беренчесе – пенсиягә алдан чыгуны бетерү. Билгеле булганча, андыйлар барлык пенсионерларның 33 процентын тәшкил итә. 50 яшьтән пенсиягә чыгучы очучылар, 55 тән чыгучы химия предприятиеләре хезмәткәрләре, нефтьчеләр, металлургия производствосында эшләүчеләр, 45 яшьтән отставкага китүче офицерлар, “зы выслугу лет” өчен пенсия алучы укытучы, медицина хезмәткәрләре – саный китсәң шактый күп алар. Россиядә андый 180 һөнәр исәпләнә. Ю.Воронин фикеренчә, нәкъ менә шундый катлаулы һәм зарарлы шартларда эшләүчеләр өчен эш бирүчеләр пенсия фондына социаль взносны артыграк түләргә тиеш тә инде. Әгәр түләмәсәләр, андыйларны алдан пенсиягә чыгару да бетерелергә тиеш.
Икенче юнәлеш – пенсия взносларының бер өлешен эшләүченең үзеннән түләтү. Моңа кадәр әле пенсия, медицина иминияте һәм социаль иминият фондларына мәҗбүри рәвештә күчерелүче хезмәт хакы фондының 34 проценты күләмендәге социаль салымны (2011 елга кадәр 26 процент иде) эш бирүче түли иде. Киләчәктә һәр эшләүченең хезмәт хакыннан да пенсия фондына взнос түләтергә мөмкиннәр. Дөрес, әлегә мондый закон кабул ителмәгән. Ләкин, Ю.Воронин әйтүенчә, хөкүмәт структураларында бу идея төрле яклап тикшерелә икән инде.
Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен киметү – яңа пенсия реформасында өченче юнәлеш. Билгеле булганча, пенсионерларның 40 процентка якыны лаеклы ялга чыккач та эшләвен дәвам итә. Аларның 15 процентлабына, ягъни дәүләт пенсиясе алучыларга, пенсияләре болай да тулысынча түләнми. Хәзер инде барлык эшләүче пенсионерларның да пенсияләрен “кисү” турында сүз алып барыла.
Дәүләт структураларында пенсия яшен арттыру фикере дә һаман актуаль. Дөрес, бу проблемага күп кенә түрәләрнең карашы үзгәрде шикелле. Мәсәлән, шул ук Ю. Воронин да бу очрашу вакытында, пенсия яшен арттыру жәмгыятьтә социаль киеренкелек китереп чыгарырга мөмкин, дигән фикер әйтте. “Бу проблеманы чишү өчен башта жәмгыятьне әзерләргә кирәк әле”, – диде ул очрашуда. Һәм пенсия яшен арттыруны 2030 елга кадәр кичектерергә кирәк дигән фикер җиткерде. Мисал итеп узган ел пенсия яшен кискен арттыру уңаеннан Франциядә булган социаль бәрелешләрне китерде. Юкса әле узган ел гына ул пенсия яшен арттыру яклы иде.
Шунысы да кызык, Юрий Воронин – 2002 елда уздырылган, инде күпләр дөрес булмады дип бәяләгән пенсия реформасының да башында торган кешеләрнең берсе. Бүген исә ул үзе үк гамәлгә керткән үзгәрешләрне кире кага. Шулай булгач, аңа ышанырга ярыймы соң? Гомумән, нигә мондый кешеләрне һаман хакимият структураларында тоталар? Хәер, бер классик язганча, акыл белән аңлап булмый торган Россия шул бу.
Ул елларда Россия Хөкүмәтендә социаль мәсьәләләр өлкәсендә эшләгән, бүген исә Дәүләт Думасы депутаты, икътисад фәннәре докторы Оксана Дмитриева да Ю.Воронинның икейөзлелегенә шакката. “Министр урынбасарының бары бер фикере белән килешергә була, ул да булса, пенсия фондына зарарлы производство сферасыннан өстәмә взнослар түләтү”, – ди ул. Аныңча, пенсия фондын тулыландыруның иң нәтиҗәле юлы – пенсиянең тупланма өлешеннән баш тарту. Чынлап та, аның фикере камиллеккә бик тә якын. 1968 елдан соң туганнар пенсия фондына күчереп барган тупланма өлеш болай да бик шәп яшәгән банк системасын һәм идарәче компанияләрне генә баета ләбаса.
О.Дмитриева фикеренчә, пенсия взносларын түләүнең регрессия системасыннан да баш тартырга кирәк. “Юкса, социаль взносларны аена 6-10 мең сум хезмәт хакы алучылар да, ай саен 50-100 мең сум алучы банк хезмәткәрләре, нефтьчеләр, газ промышленностенда эшләүчеләр дә бертөрле – 34 процент түли, – ди ул. – Димәк, регрессиядән янә байлар файдалана, ә очын-очка көчкә ялгап яшәүчеләр киресенчә зыян гына күрә. Ә бүгенге җәмгыятьтә пенсия фондына хезмәткәрнең үз кесәсеннән дә взнос күчертү идеясе бөтенләй дә башка сыймый. Моны башлау өчен беренче чиратта производствода эшләүчеләрнең, бигрәк тә бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын күтәрергә кирәк ”.
Милли стратегия институты җитәкчесе, шулай ук икътисад фәннәре докторы, киресенчә, бу идеяне хуплый. “Бик күп илләрдә һәр кеше картлык пенсиясен үзе кайгырта, – ди ул. – Ләкин безнең илдә тулысынча бу системага күчү әлегә мөмкин түгел. Моны өлешләп кертергә кирәк”.
Шул рәвешле экспертлар берләшмәсе җыелышында капма-каршы фикерләр шактый яңгырады. Бу уңайдан Икътисадның югары мәктәбе профессоры Овсей Шкаратанның фикере дә кызыклы. “Ир-атларның һәм хатын-кызларның иҗади активлыгы төрлечә, – дип расламакчы ул. – Хатын-кызларның, балалар тудыру һәм аларны тәрбияләү сәбәпле, физик һәм рухи активлыгы тоткарланып тора да, 50 яшьләрдә шактый активлаша. Шуңа да күп кенә гүзәл затларыбыз 50-55 яшьләрдә әле яши генә башлаган кебек. Авыр эштә эшләгәннәреннән кала, пенсиягә чыгарга теләмәүләре дә табигый. Ә ир-атларның бу яшьләрдә иҗади активлыгы саега башлый инде. Моңа карап мин пенсия яшен арттыру яклы түгел, арттырылса да, хезмәт стажы өчен компенсация булырга тиеш. Моңа акча каян алырга дисезме? Сочидан, Сколководан. Аларга тотылган һәм банкларга кризис уңаеннан күрсәтелгән ярдәм илдәге барлык пенсионерларны берничә ел шактый мул яшәтергә җитәр иде”.
Телибезме-теләмибезме, димәк, тиздән янә пенсия реформасы булачак. Хакимият структураларында эшләүчеләрнең әледән-әле бу хакта гәп куертуы юкка гына түгел ләбаса. Аларның пенсия яшен арттыру турындагы сөйләшүләрне туктатып торулары исә сәяси уеннарга охшаган. Быелгы Дәүләт Думасына, 2012 елда булачак Президент сайлауларыннан соң бу идеянең янә яңаруы ихтимал.
Люция ФАРШАТОВА |
Иң күп укылган
|