поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.02.2023 Язмыш

"Кичкә кайтып киттек, иртәнгә балам үлде"

Башкортстанда Миякә районы Сатый авылында яшәүче Зөлфирә Әхмәтхан кызы Гафарова бу тормышта бик күп югалтулар кичергән. Кайчакта кешеләрнең язмышларын тыңлыйм-тыңлыйм да гаҗәпләнеп куям: күпме югалтулар, күпме әрнү, сагышларга дучар адәм баласы. Йөрәк түзә...

Мин дөньяга килгәндә әниемә – 16, әтиемә 18 яшь булган, - дип искә ала Зөлфирә Әхмәтхан кызы Гафарова–Галиева үзенең язмышын. – Әтине армиягә алганнар, әмма ул фин сугышына эләккән. Сугыштан соң офицерлар әзерләүче мәктәпкә укырга кергән. Аннан соң Бөек Ватан сугышы башланган. Әти 1942 елда Курск дугасында һәлак булган. Мин әтиемне бер тапкыр да күрмәдем.
 
Хәзер инде Зөлфирә апага 85 яшь.
 
Әнинең апасы Әлшәй районы Ташлы авылында укытучы булып эшләгән. Әниемне шунда үзе белән алып киткән. Картәтиләр, улыбызның бердәнбер баласы дип, мине әнигә бирмәгәннәр. Әни бер елдан мине килеп алды. Балалар уйныйлар, мин берсен дә танымыйм. Көз көне беренче класска укырга бардым. 1944 ел иде. Мин беренче классны беткәндә сугыш тәамаланды. Сугыштан кайткан бер ир әнине Дәүләкән районы Мәкәш авылына алды да китте. 1946 елда бәрәңге алган вакытта сеңлем туды. Әле ул сеңлем Дәүләкән районында совхозда яши. 1948 елда тагын бер бала туды.
 
Мине картәти кире килеп алды. Икенче классны Сатыйда укыдым.
 
1951 ел иде. Әнинең өченче бәбие туды. Ирен урман кисәргә җибәргән булганнар. Бик суык ел иде. Иртән торып утын алып кереп мичне ягарга кирәк. Абзарга чыкса, сыеры бозаулаган. Бозауны күтәреп кергән, көч килеп күп кан югалткан. 15 көн ятып, башта баласы, аннан үзе үлде. Шулай итеп, әнисез дә калдым. Әнием – 29, әтием 24 яшьтә якты дөньядан киттеләр...
 
Бик бәләкәйдән эш батыры булдым инде, бөтен эшне эшләп үстем. Унынчыны тәмамлагач, Магнитогорски шәһәренә эшкә киттем, катушкаларга тимерчыбык урап утырдым.
 
Теге ике сеңлемне үги әниләре үстерде. Кыерсытылып үскәннәр, диделәр. Үскәч бер сеңлем Әзербайҗанның Чарджоу шәһәренә эшкә китте дә шунда водитель булып эшләгән төрек егетенә кияүгә чыгып калды, дүрт бала үстерделәр.
 
Әнинең олы 1946 елгы кызы Дәүләкәндә яши.
 
Мин Магнитогорскида бер ел эшләгәч кире авылга кайттым. Юньле кием юк, иптәш юк. Монда Мансур исемле егеткә кияүгә чыктым. 5 бала таптым. Лилия исемле кызым дүрт айлык вакытта күз тиеп үлде. Картәниләргә барган идем, юындырдым, имезеп утырам. Кибеттә эшләгән бер хатын керде дә: “Абау Зөлфирәнең баласы үсеп беткән”, – диде. Кичкә кайтып киттек, иртәнгә балам үлде. Калтыранып, температурасы күтәрелеп, авызыннан күбек чыгарып, интегеп ятты. Күз тию галәмәте шулай була икән.
 
Зөлфирә апа сөйләгәннәрне тынсыз калып тыңлап утырабыз. Ә ул дәвам итә:
 
Әлеге вакытта өч кызым исән. Берсе – Мурманскида, берсе – Ленинградта, берсе Алкинда яши. Ике улыбыз бар иде, бер улыбызны 42 яшендә Себердә паркта үтерделәр... Бер улыбыз 39 яшендә комбайн башыннан егылып төшеп үлде...
Бабаем белән 50 елдан артык яшәдек, ул 2019 елда вафат булды. Улыбыз үлгәч ике ел яшәде... Ул исән чакта сукырайган иде инде, көн яктысын гына шәйли иде... Ике ел параличланып урын өстендә ятты...
 
Зөлфирә апаның әлеге вакытта 9 оныгы, 15 туруны бар, ул шулар белән юанып, оекбашлар бәйләп тарата. “Үлгән артыннан үлеп булмый”, - ди ул сабыр гына...
Автор:Әсәдуллина Эльвира

---
Өмет
№ --- | 21.02.2023
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»