|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2023 Киңәш-табыш
“Йәсинне" ничек уку дөрес?"Бу дөньядан киткән кешегә 41 көн “Йәсин” чыгарга кушалар. “Йәсин”не көн саен укып багышларгамы, әллә 41 көн укып бетергәч кенә кирәкме? Багышлаганда үлгән кешене генә әйтергәме, барлык мәрхүмнәрнең исемнәрен телгә алыргамы?" - дип сорый Лаештан Фәния апа. Казанның “Саләх” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ:
— Мәрхүмгә 41 “Йәсин” чыгу гадәте бар. Әмма кеше көн саен ашауга мохтаҗ булган кебек, үлгән кешеләр рухына көн саен дога уку күркәм булыр иде. “Йәсин”не көн саен мәрхүмгә багышларга кирәк. “Фатиха” сүрәсен укып кына дога кылсаң да, савабы булыр. Ә 41 көннән соң башка мәрхүмнәрне дә искә алып багышласаң, үзенә күрә бер хәтем кылсаң, яхшы булачак. Мәрхүмгә доганы 41 көн генә түгел, еллар дәвамында укысаң, нур өстенә нур була.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|