|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2023 Шоу-бизнес
Лилия Хәмитова Руслан Трапезников турында: “Шушы яшемә җитеп, дөрестән дә, үземне хатын-кыз буларак хис иттем” (КЛИП)Яңа ел алдыннан җырчы Руслан Трапезников белән Лилия Хәмитованың “Буран дулый” җырына коллаборация эшләгәннәре турында язган идек. Бүген инде җыр да, клип та әзер. “Буран дулый”ның яңа версиясе 23 февраль көнне барлык музыкаль мәйданчыкларга чыгачак. Ә аңа төшерелгән клипны социаль челтәрләрдән карый аласыз. Без менә шулар турында сөйләштек әле. - Руслан, “Буран дулый” җырының яңа версиясен тыңладым, клипны да күрдем. Бик заманча булган. Бу адымга Лилия Хәмитова ничек ризалашты икән?
- Рәхмәт! Әлегә “Буран дулый” клибын телеканалларга бирергә өлгермәдек. Тиздән аннан да күрерсез. Без аны социаль челтәрләргә куйдык. Олы һәм урта буын негатив сүзләр язар дип уйладым. Әмма яхшы фикерләр генә ишеттем. Сыйфатлы, заманча клип төшерергә теләдек. Элекке форматтагы җырчылар да заманча күренә ала дигәнне исбатларга булдык. Җырның премьерасы Казандагы клубларның берсендә узды. Тамашачыга сюрприз булды, алар белән бергә җырладык. Кул чаптылар, шау-гөр килеп алкышладылар. Яшьләргә бик ошады дигән фикердә калдым.
Урта буын артистлар белән дуэт җырлау теләге күптәннән бар. Элек популяр булган җырга яңа, заманча сулыш кертәсем килде. Лилия Хәмитова җырны яңартырга да, клипта төшәргә дә бик теләп ризалашты. Әлеге эксперимент аның күңеленә дә хуш килгәндер дип уйлыйм.
Дөресен генә әйткәндә, “Буран дулый” җырын яңарту процессы озак барды. Рэп стилендәге урыннарын куплет саен башкарырга дип тә уйладык. Әмма аны соңгы куплетка калдырдык. Бу проект – бар нечкәлекләрен уйлап башкарылган иҗат җимешебез. Киләчәге дәвамлы булуына ышанам. Заллар җыя алачак. Лилия Хәмитова яңа образдан да куркып калмады. Әлеге образын булдыру өчен, озак эшләдек. Үзебез дә ахырда шулай уңышлы килеп чыга алуына ышанмадык. Көчле командага зур рәхмәт.
- Лилия, Руслан белән танышу, уртак проект башкару ничек барлыкка килде? “Буран дулый” җырын яңартуга теләп ризалаштыгызмы? - Узган елның октябрь айлары булды бугай. Руслан миңа ватсапка язып, танышып киттек. Телефон номерымны бер танылган артисттан алганын әйтте. Кемнән алганын әйтеп тормыйм. Миңа Русланның хат-хәбәре бик ошады. Ике сүз генә язмаган. Көчкә укып бетердем (елмая). Әгәр сез ризалашмасагыз, мин үпкәләмим дип язды. Бәйләнчек булмавы белән дә җәлеп иткәндер дип уйлыйм. Әлбәттә, “Буран дулый” җырын дуэтта башкаруга бик уйлап бардым. Элекке форматта язылганына апрель аенда 23 ел була. Җырны яңача башкарыр алдыннан, әлбәттә, композитор Оскар Усмановка мөрәҗәгать иттем. Авторлар белән киңәшләшмичә булмый. Минем генә җырым түгел бит. Кызганычка, җырның сүзләрен язган Роберт абый Миңнуллин вафат. Бу җыр аңа дога булып ирешсен. Күргәнсездер, җырның бер куплеты төшеп калды. Анда Руслан рэп башкара.
“Буран дулый” җыры югалмады. Бүген дә ул минем репертуарымда. Бик актуаль. Кышкы, буранлы көннәрдә гел җырлаталар, ишеттерәләр. Элекке форматта җыр кыш темасы белән килеп керсә, Руслан белән җырлаганда, яз төсмерләре сизелә дип уйлыйм. Дөрестән дә, әлеге җырым яңа сулыш алды. Үземә бик ошады. Минем өчен экспромт булды, чөнки моңарчы ир-атлар белән дуэт яздырганым юк иде. Игътибар биргәнсездер, мин түбән тавышлы җырчы. Түбән тавышлы җырчылар белән дуэт башкару авыр да әле ул. Безнең бердәнбер җырчы Эльвира Хәйруллина белән тавышлар туры килде. Аның белән 3 дуэтыбыз бар. Ә монда яшь егет белән җырлау үземә дә бик кызык булды. Бу адымга авыррак бардым, чөнки бөтен якны да уйлап бетерергә кирәк. Җыр бозылмас микән дисең. Башта Руслан җырның аранжировкасын җибәрде. Әлбәттә, эш барышында ул аранжировка 3-4 мәртәбә үзгәрде. Аранжировкаларны, студияләрне, образларны һәм бар булган мәшәкать ягын Руслан үз өстенә алды. Шушы яшемә җитеп, дөрестән дә, үземне хатын-кыз буларак хис иттем. Чөнки бу очракта мин ир-ат артыннан бардым. Ул ир-ат Руслан булды. Әйткән җиргә барып, әйткәнне эшләп йөрүче генә булдым. Чөнки яшьләр барыбер яңача уйлый. Бу проектка 99 % Русланның хезмәте керде дисәм, ялгышмамдыр.
Студиядә дә эшләү кызык булды. “Буран дулый”ны мин башкача җырларга күнеккән бит инде. Тавыш яздырган хатын рус милләтеннән иде. “Зараза пристала эта песня” диде ул җыр турында. Дөрестән дә, “если заразная, значит все заразятся” дигән фикергә килдем. Башка формада җырлау бик кызык булды. Үзем өчен ниндидер тәҗрибә алдым.
- Клиптагы образга килсәк, сезне танып та булмый. Шаккатыра беләсез.
- Анысына үзем дә шаккаттым. Бөтенләй башка образга керергә үземне ничек ризалаштырганмындыр (көлә)?! Әле реставрациягә биреләбез икән дип көлдем генә. Ябыгырга кирәк иде. Нишлисең?.. Тиз арада гына артык массаны алып ташлап булмый шул. Үземне читтән күргәч, башта танымадым. Бу мин микәнни, дидем. Минем өчен эксперимент булды ул.
- Хәзер сезне сәхнәләрдә сирәк күрәбез. Югалдыгыз...
- Югалуын югалмадым. Без йөреп торабыз инде. Телеэкраннарда күренеп тормагач, артистны тиз югалталар. Үзегез белеп торасыз, бөтен нәрсә коммерциягә әйләнеп бетте. Телеэкраннарда күренү -үзеңнең популярлыгыңны күтәреп, халыкны концертларга чакыру өчен кирәк дип уйлыйм. Исемем булгач, андый нәрсәләргә исем китми. Акча жәлләүдән дә түгел. Ул ягы да бар, әлбәттә. Хәзерге көндә әни авырганга күрә, тулысынча Казаннан Арчага күчендем. Онкологик чир белән көрәшүебезгә 5 ел китте. Шуңа мин гел Арчада, әни янында. Улыма 18 яшь тулды. Аллага шөкер, буйга да, акылга да җитлеккән вакыты. Концертлар белән чыгып киткән очракта да, улым – минем таянычым. Әнине аңа ышанып калдыра алам. Туганнарыбыз да янәшәдә. Улым Арча көллиятенең компьютер һәм информатика бүлегендә 3 нче курста укый. Безгә китереп бирүче юк, эшләп ашарга кирәк. Ни дәрәҗәдә кирәклегебезне концертларда күрәбез. Безнең җырларны яратып искә алалар. Бәрәкәте белән керсен дип, йөреп торабыз, Аллага шөкер.
- Яшь артистларның урта буын артистлары белән элек популяр булган җырны башкарулары трендка әверелде дию дөрес булыр. Ике буын артист бер-беренә шулай ярдәм итә аламы?
- Чыннан да шулай. Яшьләр танылган җырчылар белән кушылып, җырны бергә башкарсалар, бу бит аларның да исемен күтәрергә булыша. Әлбәттә, бу җыр белән Руслан Трапезниковны күбрәк белеп калсалар, мин ялгышмаганмындыр дип уйлыйм. Әлеге талантлы егеткә ярдәм итә алсам, мин бик шат. Дөрестән дә, Русланга зур уңышлар телисем килә. Бик тырыш егет. Аннары тырышлык белән сәләт тә кирәк. Тавышы да бар, җырлар да яза. Бик җаваплы кеше. Шундый адымга барды. Яшьләр элеккеге җырларны җырласыннар. Иң мөһиме бозмасыннар гына. Әлфия апа Афзалованың сөйләшеп утырганда: “Оригиналдан яхшырак җырлый алмасаң, әлеге эшкә алынма”, – дип әйткән сүзләрен әле дә хәтерлим.
Яңа образга өстәп, клипта озын чәчле дә булдым. Үземне Русланга тулаем тапшырдым. Ул мине нык үзгәртте. Бик итәгатьле, тыйнак, барысын да ипләп аңлата. Дорфарак җырчы егет булса, бәлки, ул кеше белән эшли дә алмас идем. Өлкәнрәк кешене өлкән итеп аралаша дип әйтәсем килә. Сез ни уйлыйсыз дип, минем фикергә дә колак сала иде. Яшь егет янында мин дә яшәреп киттем (көлә). Киләчәктә исән-сау булсак, тагын 1-2 җырны дуэтта яздырып карарга дигән фикергә килдек. Русланга уңышлар гына телим. Бик тырыш егет. Афәрин!
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|