поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.02.2023 Мәдәният

Равил Шәрәфиев белән зур әңгәмә: «Эстрада аяныч хәлдә. Мин кайбер концертлардан, карый алмыйча, чыгып китәм»

Халыкны тәрбияләргә кирәкме? Ил-көндәге вазгыять мәдәният-сәнгатькә ничек тәэсир итә? Бу өлкәдә югалтулар күбрәкме, әллә табышлармы? Болар һәм башка мәсьәләләр турында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфи белән сөйләштек.

–   Равил абый, сугыш чоры баласыннан иң әүвәл, авыр чакта таянычны кайдан табарга, дип сорыйк әле.
 
– Хәзерге вазгыятьтә кая таянырга икәнен мин үзем дә белмим шул… Әйе, сугыш чоры безнең бала вакытка туры килде. Сабыйлык белән аның авырлыгын бик сизмәдем. Бала чак хатирәләрендә мин үземне гел өйдә дип хәтерлим. Күбрәк кыш айлары хәтердә. Күрәсең, абыем белән апам мәктәптә сабак укыган, мин өйдә бозау, сарык, кәҗә бәтиләре белән көнне үткәргәнмен. Бер абый белән әти сугышта. Әни исә көне-төне фермада. Әмма аның эштән кайткан мизгелләрен мин ачык хәтерлим. Зарыгып көтелгәндер. Ә менә җәй айлары истә калмаган. Җиңү бәйрәменә кадәр җәй көннәре бөтенләй дә истә юк. Чөнки мин урамга чыгып киткәнмен дә, рәхәтләнеп йөргәнмендер инде. Ә өйдә ялгыз утыру, шул хиснең авырлыгы күңелгә онытылмаслык булып кереп калган.
 
Авыр вакытта нәрсәгә таянырга икәнен әйтә алмыйм… Барый Әшрәпов дигән артист бар иде. Авырганда хатын аның янына хастаханәгә барып йөрде. Шул, Ходай, җан тынычлыгы бир, дип тели торган булган. «Нәрсә икән соң ул җан тынычлыгы?» – дип гаҗәпләнә идем ди. Менә хәзер аңлыйбыз инде күңел тынычлыгының нәрсә икәнен. Ул тормышта төп әйбер икән. Минем аны эзләп табалганым юк әле. Дөрес, намаз уку беркадәр тынычландыра.
 
– Бер әңгәмәдә, мәчетләргә йөрмим, дип тә әйткәнсез.
 
– Мәчетләргә йөрмим шул. Гает намазына барып, бик үк матур булмаган күренешкә тап булганым бар. Миннән алдагы бер картның оекбашы шулкадәр пычрак иде. Юкса, татар карты. Күңелем кайтты. Аллаһ йортына пакь киемнән йөрергә кирәк. Аннан соң мәчетләрдә хәзер татарлар бик аз. Мәчеттә укуның савабы күбрәк, дисәләр дә, мин өйдә укырга булдым.

– Ничек уйлыйсыз, без күндәм халыкмы?
 
– Бик күндәм.
 
– Ниндидер буыннардан соң үзгәреш булыр дип уйлыйсызмы?
 
– Өметем бик юк. Бездә тәлинкә тоту көчле. Менә минем бер фикер белән бүлешәсем килә. Дөньяда җитәкчеләр бар. Ил җитәкчеләре, оешма җитәкчеләре. Бездә хәзер һәр җитәкче берүзе генә акыллы. Аларның киңәшчеләре юк. Киңәш бирергә куркалар. Җитәкче ялгышса да, аңа каршы төшәргә куркалар. Миннән сорасалар, мин куркып тормас идем. Ә бит элекке заманда патшалар шамакайлар тотканнар. Шамакай дөрес фикерне патшага курыкмыйча җиткергән. Шуңа күрә җитәкчегә үзе янында һич югында акыллы бер дурак тотарга кирәк. Киңәшсез эш таркалыр, ди зирәк халык. Ил белән киңәшергә кирәк. Минем республика җитәкчесенә дә киңәшемне әйткәнем бар. Хәзер дә киңәш бирер идем, әгәр аңа чыгу юллары булса.
 
– Җанисәп нәтиҗәсен ничек кабул иттегез?
 
– Мин аны шулайрак булыр дип фаразлаган идем инде. Аны күпме булуына карап түгел, күпме кирәк дигән принциптан чыгып эшлиләр. Бу җәһәттән татарларга да үпкәм бар. Үз балаларын күрәләтә урыслаштыралар. Әнә безнең язучыларның балалары урыс шагыйре, урыс прозаигы булып китә. Үзеңнең балаңны да татарча өйрәтмәгәч… Оныгым Шадэны мисалга китерим әле. Ул хәзер Мәскәүдә, гел урыс мохитендә. Ләкин татарча менә дигән белә. Мәскәүдә яшәсә дә, безнең белән бервакытта да урысча сөйләшкәне юк. Шулай булгач, тәрбия гаиләдән килә. Монда кемгәдер сылтыйсы юк.

– Соңгы вакытта театрлар тарихи әсәрләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Камалда «Мөһаҗирләр» чыкты, тинчуринлылар «Идегәй»гә алынды. Кемдер театрлар яңадан туксанынчы еллар күтәрелешен кичерә дип тә әйтә.
 
– Театрларда ниндидер күтәрелеш сизмим. «Идегәй»не алсак, бердән, хәзерге тамашачыга аңлаешсыз элеккеге тел белән куелган. Тамашачы кулына тәрҗемә буклетын тотып утырырга мәҗбүр. Ярый, мин әле иске татар телен аңлыйм, гади тамашачы нишләсен? Анда мин Идегәйне күрмәдем. Тузан, төтен, чыбыркы шартлатуыннан кала, бернәрсә истә калмады. Элек тә әйткәнем бар, хәзер дә кабатлыйм: мин яшь чакта театр шушы хәлдә булса, артист булмас идем. Мин – психологик театр вәкиле. Хәзер кирәкмәгәнгә сикерәләр, тиктомалдан бии башлыйлар – бернәрсә аңлашылмый. Әле шуны аңларга кушалар. Ә нишләп мин, залда утыручы, бу нәрсә әле, дип баш ватарга тиеш? Баш катырмыйча гына аңлатып кара син аны.
 
– Менә сез нинди генә рольләр башкарсагыз да, халык күңеленә Әҗәл булып кереп калдыгыз. Урамда әҗәл дип эндәшсәләр, үпкәләмисезме?
 
– Бераз үпкә бар инде. Минем бит әйбәтрәк рольләрем бар иде, нишләптер аларын искә алмыйлар. Башта ук бу рольне биргәнгә куанмадым, Әлмәндәрне уйныйсым килгән иде. Әҗәл бит ул – кансыз. Ләкин спектакльдә Әлмәндәр бар. Аның оптимизмы хәтта Әҗәлгә тәэсир итә һәм ул, әйдә аз гына түз инде дип, Әлмәндәрдән үлемне чигереп торырга рөхсәт бирүен сорый. Миңа рольнең шул ягы ошый. Гомумән, эшли башлагач, һәр рольне ярата башлыйсың. Яратмасаң, килеп чыкмый. Ә бу роль – гаҗәп ул. Аңа, Әҗәл дус, дип эндәшәләр. Кем инде әҗәлгә дус дип эндәшсен татардан башка.
 
Тискәре рольне әшәке итеп күрсәтәм дип, аны кара итеп уйнарга кирәкми. Һәрбер роль үзенә тартырга тиеш. Мәскәү сатира театры артисты Георгий Менглет башлыча тискәре образлар  башкарды. Ул аларны шулкадәр әйбәт уйный, рәхәтләнеп сокланып утырасың. Тегенең әшәкелеге әйбәт! Артист сөйкемле булса, әшәкене уйнаганда, ә ул шулай булырга тиеш, синең бөтен дикъкатеңне били. Чөнки ул начар кешене уйнаганда, аның яхшы ягын эзли. Яхшы кешене уйнаганда, аның начар ягын карарга кирәк. Кеше беркайчан да бертөрле генә була алмый.
 
– Яшь барган саен юмор хисе артамы, кимиме?
 
– Минеке кимеми. Юморсыз кеше – ярты кеше. Юморы булмаган кеше ул бөтен кеше түгел. Мин, мәсәлән, үземнән дә көлә алам. Үзеңнән көлә алмасаң, син юморист түгел. Бездә шундый юмористлар бар, үзенә бер сүз әйтсәң, җеннәре чыга. Көлә белергә кирәк. Сиңа төрттерәләр икән, кызык булса, көл! Аңа ачу килергә тиеш түгел. Ә кайвакыт көлке катыш сиңа киңәш тә килергә мөмкин. Колак сал.
 
– Заманында Шамкай, Илсур Мортаза белән күрсәтелгән  мәзәкләр өчен оят түгелме?
 
– Юк, мин ул эшем өчен үкенмим. Безнең билдән түбән юмор дигәне алай ук түбән түгел әле. Хәзер телевизорны ачсаң, менә анда чын мәгънәсендә түбән. Безнең алай булганы юк. Мин ул кассетаны рәхәтләнеп карый алам. Әмма үземдә берсе дә калмады, таратып бетердек. Кайчак интернетта кайберләре күренгәли.

– Хәзер эстрадада юмор-сатира бармы?
 
– Бар ул, әмма… Мин үзем юмордан бигрәк, сатира яратам. Юморны бит аны, тешсез сатира, дип тә әйтәләр. Шуңа күрә Гамил Авзал, Фәнзаман Баттал әсәрләрен укыйм. Менә анда сатира ичмасам! Миңа сатира якынрак. Әмма аны бервакытта да яратмадылар.
 
– Мәдәният тармагында бигрәк тә нәрсә өчен күңелегез әрни?
 
– Эстрада аяныч хәлдә. Мин кайбер концертлардан, карый алмыйча, чыгып китәм. Хәзер бит җиз иләктән үткәрү, сайлау юк. Элек худсовет бар иде. Радиога җыр биргәндә дә комиссия хәер-фатыйхасын алырга кирәк иде. Аның аша шәп әйберләр генә чыга һәм артистлар җырлыймы ул, сөйлиме   – акча ала иде. Ә хәзер киресенчә:  өч тиенгә ярамаган җырларын, үзләре акча биреп, телевидениегә чыгаралар. Дөньяга үзеңне шул дәрәҗәгә төшереп күрсәткәч, без нинди халык? Радиоларда да шул ук хәл. «Тәртип» радиосын яратып тыңлыйм, ә менә «Болгар» радиосы бик күңелгә ятмый. Ә бит безнең инструменталь әсәрләребез бик күп. Ренат Еникиев әсәрләрен тыңлап туймаслык! Александр Ключарев әсәрләре – чын җәүһәрләр. Ник шуларны бирмиләр? Халыкны бетерәбез бит. Халыкны тәрбияләргә кирәк, диләр. Мин гомер буе әйтәм: тәрбияләргә кирәкми, бозмаска кирәк. Без аның зәвыгын бозабыз.
 
Студент вакытта безне студиядә эшләгән рольләребез белән Татарстан авылларына гастрольләргә җибәрделәр. Мин, мәсәлән, Дон-Кихотны уйнадым. Авыл халкы чит ил классикасын, рус классикасын тын да алмый тыңлый. Хәзер тыңлатырсың син аларга. Аңа хәзер тозсыз әнә теге нәрсәләр кирәк. Мәзәк дип әйтергә тел әйләнми. Шуңа мин, тәрбияләмә, бозмыйк кына, дим. Без боздык. Бер бозгач, ул инде татлы әйберне кабул итә алмый.
 
– Мәдәният министры итеп куйдылар ди, иң беренче нәрсәне үзгәртер идегез?
 
– Министр итеп куйсалар, эшли алмас идем. Рәшидә апа Җиһаншина директор урынбасары итеп чакырды, бармадым. Минем эш түгел ул. Киңәшче булсам, киңәш бирер идем. Олы-олы кешеләр белән сөйләшәм кайвакытта, укымышлы дип саналганнары да чын сәнгатьнең нәрсә икәнен аңлап бетерми икән. Кеше ничек бирә, шулай кабул итәләр. Артистлар арасында да үзләрен бөек дип санаучылар бар.
 
– Сезгә «бөек» дип әйткәннәре бармы?
 
– Әйтәләр. Бер районга кайткач, сездә гел бөекләр инде, дидем. Ул як кешеләре үзләрен ярата торган чөнки. Шул якта миңа, безнең өчен син бөек, дигәннәре бар.
 
Минем бер нәрсәне әйтәсем килә. Картайгач, без дөрес яшәмәгәнбез, дигән фикергә килдем. Ни бирсәләр, шуны уйнап, гомер уздырдык. Безгә үзебез уйныйсы килгәнне уйныйсы булган. Кайвакыт сорап ала белергә дә кирәк. Алдан сөйли башлаган идем бит, авылларда уйнап йөрдек дип. Менә шул, бер авылда яныма бер егет керде. «Мин өченче авылда карыйм инде сезне. Черкасовтан да әйбәт сез», – ди. Авыл малае өченче тапкыр карый һәм Черкасовны белә! Мин менә шуңа сөендем. Юк, мин үземне Черкасов янәшәсенә куя алмыйм. Чөнки Черкасов – минем өчен кумир ул, бөтен яктан да. Халыкның бозылмаганына мисал буларак сөйләдем бу хәлне. Театрда менә шул рольне сорадым, әмма уйнатмадылар.
 
Дон Кихотны миллионга бер артист уйный ала. Ул – үзгә бер образ. Аңа психо-физик халәт туры килергә тиеш. Мин аны уйнарга, халык аны карап еларга тиеш иде. Ул бит инде, бер карасаң, җүләр, ләкин саф күңелле, хыялый.
 
Германиядә яшәүче дустым үзенең сценариен тәкъдим итеп карады, әле җитмәсә, доллар белән күп кенә акча тәкъдим итте, куйдырмадылар. Ул  Украинаның бөек артисты Богдан Ступка белән спектакль куеп, Америкага барып уйнаткан кеше. Нишлисең, булмады.

– Театрны ташлар чиккә җиткән булдымы?
 
– Театрдан китеп торганым булды. Сәхнәдән кирәкмәгән сүз әйттем дә, чыгарып тордылар. Бер атнадан обкомга чакырып, син кайт инде, диделәр. Мин инде филармониягә эшкә кергән идем. Һич югы икенче сезонга кадәр аннан китмим, дидем. Алланың рәхмәте, әйбәт булды. Илһам белән (Шакиров. – Ред.) шактый дөнья гиздем. Таһир Якупов белән эшләдем. Рәхәтләнеп йөреп калдым. Эстрадага китсәм дә, эшли алыр идем.
 
Театрда Илһам концерты бара. Сәхнәгә чыгуым була, халык күтәрелеп кул чаба. Минем куылганны беләләр бит инде. Кайда да шул хәл. Габдулла Шамуков – акыллы кеше, тегеләргә әйткән, сез бит аны театрдан чыгарып, популярлыгын гына күтәрәсез, дигән. Мин инде театрның юк акчасына яшәп ятканчы, бераз акча эшләп алырга уйладым. Театрга 8 айдан соң гына кайттым.

– Иң зур теләгегез нинди?
 
– Аны әйтергә ярамый.
 
–Театр яшьләре – нинди алар?
 
– Әйбәт, рухи яктан көчле артистлар бар. Бигрәк тә егетләрдән күбесен үз итәм. Әйтә башласаң, берсен берсеннән аеру була, исемнәрен атамыйк.
 
 Татар – табигате белән артист. Безнең татардагы шикелле артист табигате башка халыкта юк. Репертуар гына булсын. Әгәр дә кемгәдер ияреп эшли башласак, театрның киләчәге юк. Татар театры үзенчәлекле булуы белән аерылып торды.
 
1957 елда Мәскәүдә Татарстан сәнгате декадасы булды. Анда безне, бу – артист театры, диделәр. Чөнки режиссер артистны басмый иде. Шуңа элекке артистлар барысы да асылташ булды. Аның уртача дигәне дә әйбәт, алар бер-берсеннән аерылып торалар иде. Хәзер барысы да бертөрлегә әйләнеп бара.
 
Бигрәк тә Мәскәүдә шушы хәл күзәтелә. Кино карасаң да, элеккеге артистлар юк  инде. Гел үтереш турындагы фильмнарда уйнагач, хәтта артистлар да бандит кыяфәтле. Чөнки рухлары имгәнә, күзләрендә иман бетеп бара. Элеккеге артистлар андый түгел иде бит. Аларның карашы тирән, анда хис тә,  миһербанлык та ята иде. Күрәсең, болар хәзерге заманга ят хисләрдер.
 
–   Матбугат белән танышып барасызмы? Сезнеңчә, татар матбугаты нинди хәлдә?
 
– Матбугат белән элеккеге кебек кызыксынуым юк инде. Миңа язмаларның гайбәт дәрәҗәсенә төшүе дә ошап җитми. Кемнең баласы кемнән туган, кем кем белән кая барган – нәрсәгә кирәк ул? Артистлар турында язганда да, аларның тормышына артык тыкшынуны өнәп бетермим. Артистта серлелек калырга тиеш.
 
– Үзеңне формада ничек тотарга?
 
– Камыр ризыкларын чама белән ашарга, хәрәкәттә булырга кирәк. Сезгә килгәнче паркта чаңгыда йөреп кердем әле.
 
– Хатыныгызга ничек дәшәсез?
 
– Җаный дип дәшәм.
 
– Хәләлегезгә яратам дип әйтәсезме?
 
– Юк, әйтмим. Яратканны үзең сизәсең аны. Ул да миңа яратам дип әйтми, үзем сизәм мин аны. Яратканны яратам дип әйтергә кирәкми. Нинди төчеләнеп тору ул?! Хәзер гел яратам дип торалар. Ләкин аларның «яратам»ында еш кына ярату да булмый.
 
– Мәхәббәт бармы?
 
– Мәхәббәт бар. Ләкин хәзер бетеп бара. Бигрәк тә хатын-кызда әлеге хис саега. Хәзер хистән бигрәк матди як алга чыкты. Мин үзем яратмаган кеше белән яши алмыйм. Яратмаган кешенең бөтен хәрәкәте ачу китерә аның.
 
Гашыйк булганнарым марҗалар иде. Татар булуым белән, алар бик теләсәләр дә, кушыла алмадым. Яшьлектә хис белән яшисең әле ул, картлыкта икең ике якка тарта башласа, нишләрсең? Ә шулай булачак бит ул.
 
Бер нәрсәне әйтәсем килә. Дөньяда иң яратмаган нәрсәм – нәфес. Хәзер нәфес патша бөтен дөньяга. Нәфес аркасында җир җитми, низаглар чыга. Нәфесне нәҗестән бер хәреф кенә аерып тора. Һәр икесендә дә бу хәрефләр канатлы. Нәфестә «ф» хәрефе йомылып тора, нәҗестә «җ» ачылган. Дөньяны менә шушы әшәке басты.
 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.02.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»