|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2023 Фаҗига
Төркиядә хәрабәләр астында 296 сәгать яткан өч кешене коткарганнарТөркиядә җир тетрәүдән соң 296 сәгать узгач, Хатай провинциясендә ике кешене коткарганнар. Бу хакта РИА Новости TRT Haber телеканалына сылтама белән хәбәр итә. «296 сәгатьтән соң бер-бер артлы могҗиза булды... Хатайда хәрабәләр астыннан ике кешене чыгардылар», - дип китерә телеканалның хәбәрен Татар-информ.
Anadolu агентлыгы аныклаганча, җир тетрәүдән соң 13 көн узгач, коткарылган кешеләр саны өчкә кадәр арткан. Алар арасында бала да бар.
6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышында Кахраманмараш провинциясендә тугыз сәгать аерма белән 7,7 һәм 7,6 магнитудалы җир тетрәү булды. Җир асты тирбәнешләреннән соң йөзләгән афтершок күзәтелгән. Алар Төркиянең 11 провинциясендә һәм күрше дәүләтләрдә, шулай ук Сириядә дә сизелгән. Соңгы мәгълүматлар буенча Төркиядә җир тетрәүдә һәлак булган кешеләр саны 39 меңнән арткан.
Фото: социаль челтәрләр
--- |
Иң күп укылган
|