|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2023 Җәмгыять
Табиблар хатасы: 4 яшьлек баланың аягын кискәннәрМәскәү табиблары каны зарарланган 4 яшьлек малайның аягын кисәргә мәҗбүр булган. Татарстан дәваханәсеннән күчерелгән сабыйның аягын бер атна дәвамында саклап калырга тырышканнар, әле медиклар һаман аның сәламәтлеге өчен борчыла. Малайның әтисе өзлегүләр табиб хатасы аркасында килеп чыккан, ди. Вакыйга белән Русиянең Тикшерү комитеты да кызыксынган.
Ата-ана улларының хәле өчен Яңа ел алдыннан борчыла башлый. Анда аның тән температурасы күтәрелә, күзе шешә һәм тәненә тимгелләр чыга. Бер көн алда ул йокларга ятар алдыннан мандарин ашаган булган. Чакырту буенча килгән медиклар баланын тән температурасын төшерә торган дару биргәннәр, ә иртән дәваханәдә укол кадап, өйгә кайтарып җибәргәннәр.
Ә баланың сәламәтлеге көннән-көн начарая, аны республика балалар клиник дәваханәсенә салганнар, ул 20 көнгә комага китә. Нәтиҗәдә табиблар баланың каны зарарлануын ачыклаганнар, аны укол кадаган урында табылган стрептоккок бактериясе китереп чыгаруы ихтимал. Баланың әтисе улын Мәскәүгә дәвалануга күчерүгә ирешә.
Чыганак: lenta.ru
Фото: фрипик.ком
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|