поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.02.2023 Мәдәният

"Кастинг турында хәбәр таралуга, артистлар Казаннан гына түгел, Әлмәттән дә, Әтнәдән дә килеп җитәләр"...

«Татаркино»да Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәренә нигезләнеп төшереләчәк фильмга кастинг узды. Актерларны билгеләүдә язучының хатыны Руфина Фәттахова да катнашты.

Картинаның директоры Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов.

«Кастинг турында хәбәр таралуга, артистлар Казаннан гына түгел, Әлмәттән дә, Әтнәдән дә килеп җитәләр. Быел театр көллияте, «Апуш» балалар студиясе аеруча автив. Ике көн эчендә 200гә якын кеше катнашты» , - диде ул фильмга актерлар сайлау турында.

Кастингка Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры актрисалары - Татарстанның халык артисты Хәлимә Искәндәрова, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина да килгәннәр иде. Хәлимә ханым бирегә режиссер чакыруы буенча килүен әйтте: "Миңа усал, төрмәдә утырып кайткан карчык ролен тәкъдим иттеләр. Аллага шөкер, олы яшьтә булуыма карамастан, эшсез торганым юк".

Гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалаган тулы метражлы нәфис фильм өчен 2 млн сум субсидия каралган. Кинотасма Арча якташлыгы җитәкчелегендә төшереләчәк.

Фильмга сценарийны танылган драматург Шамил Фәрхетдинов белән Александр Далматов әзерләгән. Сценарий Нурихан Фәттахның хатыны табибә Руфина Фәттахова белән килештерелеп, ул фильм төшерергә рөхсәтен биргән.

«Кырык дүртнең май аенда» фильмы Нурихан Фәттахның тууына 95 ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгына багышлана.


---
Татаркино
№ --- | 17.02.2023
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»