поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.02.2023 Язмыш

“Зинһар, полиция чакыртыгыз!”

Без күп фатирлы йортта яшибез. Кайбер күршеләр белән якыннан аралашабыз, күбесе белән исәнләшеп йөрибез. Күрше подъездда яшәүче күрше апаның февраль башында туган көне. Эштән кайткач, котлап чыгыйм әле дип, бүләгемне алдым да аңа кереп киттем. Кәефем шәп!

Тышта эңгер-меңгер, караңгы төшеп килә. Подъезд алдына чыгып бастым. Безнең тирәдә авыл йортлары да бар. Урамда кеше шактый күренә, кайсы сарай түбәсеннән кар көри: кышның соңгы аена килеп кердек бит инде. Сукмактан атлыйм дисәм, каршыма бер хатын йөгереп килә башлады, ә аның артыннан бер ир чаба. Хатын миңа җитәрәк сөрлегеп егылды, ир аны күтәреп урамның эчкәре ягына алып китте. “Апа, зинһар, полициягә чылтыратыгыз! Алып китеп кыйный ул хәзер. Мин авырлы...” – дип кычкырды хатын. Әлеге хәл мизгел эчендә булды. “Аһ!” итәргә дә өлгермәдем. Бу пар шул арада йортның икенче ягына таба кереп югалды. Үзем белән телефонны алмаган идем, “полиция чакыртыгыз әле” дип, урамнан баручыларга эндәштем. “Нигә ир белән хатын арасына керәсез, үзләре аңлашырлар әле”, -- диде арадан берсе. Мин инде кая барганымны да онытып җибәреп, йортның икенче ягына борылдым. Карыйм, каршыда тагын теге пар. Ир хатынны юлдан сөйрәп алып бара, кай җиреннән генә эләктергән шунда. Бу кадәр кансызлыкны күреп, йөрәгем жу итеп китте. Ул, кисәк кенә туктады да, йодрыгын төйнәп, боксерларча итеп хатынның җилкәсенә тондыра башлады. Бик җитез кылана, куллары очып кына тора. Берәү дә күрми дип уйлады бугай. “Нигә сугасың аңа, оятсыз!” – дип бар көчемә акырганымны сизми дә калдым. Мине ишетепме, хатын тагын да: “Зинһар, полиция чакыртыгыз!” – дип кычкырды. Шул арада ир миңа таба килә башлады, йөгереп күрше апага барып кереп, хәлне аңлаттым. Тиз генә телефоннан “102”не җыеп, урамда бер ирнең хатынын кыйнавын әйттем, “тиз килегез!” дип тә өстәдем. 

Бу кичтә туган көн яме калмады инде. Күршем дә яшьлегендә калган күңелсез хатирәләрне исенә төшереп алды. “Беренче иремнән мин дә кул күтәргәне өчен аерылдым, -- диде ул. --  Күз төпләрем кара янып чыга, кешегә күренергә ояла идем. Бервакыт шулкадәр каты кыйнады, йөкле булуымны да исәпкә алмады. Янында калырга курыктым, күршедә яшәүче марҗа  әбинең ишеген шакыдым. Кертте, чәй эчереп, урын-җир әзерләде. Иртә белән бүлмәгә кереп әйберләремне җыйнадым да, урамга чыктым. Ир дигәнем артымнан атлады. Көтмәгәндә бил турысына аркама китереп типте. Бу кадәрне һич көтмәгән идем, алга таба очып ук киттем. Балам ничек төшмәгәндер?! Юлда очраган берәү: “Что ты себе позволяешь!” – дип эндәште. Ирем коры гына: “Она не ночевала дома”, -- дип җаваплады. Бу хәлдән соң мин моннан котылырга булдым. Үзе эштә вакытта әйберләремне җыеп алдым да, әти-әниемә кайтып киттем. Улыма бер яшь тулгач, авылга безне эзләп килде. “Бергә торыйк, бүтән сукмыйм”, -- диде. Ышандым, ияреп киттем. Ләкин сүзендә тормады, күпме түзгәндер, тагын кыйнады. Баламны алып, икенче тапкыр ташлап киттем. Аннан гафу үтенеп, кайтуыбызны сорап, хат артыннан хат язды, ертып утка гына яктым. Переговорга бирде, барып сөйләшмәдем. Эзләп тапмас җирләргә китеп бардым. Андыйлар белән язмышыңны бәйләргә ярамый, котылу ягын карарга кирәк”. 

Соңыннан белештем, мин яклаган теге бичара хатын чыннан да йөкле булган. Полициягә килеп гариза язган. Вәхши ирдән  арыну ягын карасын иде ул, җәберләвенә түзеп яшәмәсен иде. 
 
P.S. Кайбер ирләр нигә алай рәхимсез, кансыз булалар икән ул? Үзләре кадерләп үстергән кыз баланы берәрсе кыйнаса йөрәкләре авыртыр иде бит. Хатын да кемнеңдер газиз баласы, йөрәк парәсе ләбаса... 
 
Исемемне күрсәтмәвегезне сорыйм.
Фото: пиксабай
 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.02.2023
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»