|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2023 Мәгариф
Казанның 97нче мәктәбендәге эвакуация сәбәбе әйтелдеКазанда 97нче мәктәпнең беренче катында төтен чыккан. Бу хакта ашыгыч хезмәтнең 112 номерына бүген 10.03 сәгатьтә хәбәр ителгән. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, урынга Казан янгын сүндерү-коткару гарнизоны бүлекчәсе хезмәткәрләре килгән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче мәктәптән 495 баланы һәм 46 олы кешене чыгарганнар. Зыян күрүчеләр юк.
Урында ачыкланганча, мәктәпнең беренче катындагы электрощитта кыска ялганыш булган, әмма янгын чыкмаган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|