|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2023 Киңәш-табыш
“Коклюшка” белән үрелгән якалар бәясе 300 мең сумга җитәргә мөмкинЧелтәр эшләнмәләр үрүче оста Рәмзия Фәттахова белән бер ярминкә вакытында күрештек. Электән зәвыклы саналган борынгы һөнәрне үстерә: таякчыклар белән челтәр үрә ул. — Таякчыклар ярдәмендә үрәсез. Бу ысулның үзенчәлеге нидә?
— Челтәр үрү өчен мендәрчек-валик һәм 7-8 агач таякчык кирәк. Аларны “коклюшка” дип йөртәләр. Сыйфатлы җитен җепләр генә файдаланабыз. Челтәр үрү өчен эскиз кирәк. Рәсем ясау аерым осталык сорый. Миндә 70 ел элек үрелгән челтәр үрнәкләре дә саклана. Рәсем контуры буенча энәләр кадыйсың, аннары җеп белән үрә башлыйсың. Эшләгәндә, таякчыклар бәрелгән тавышлар гына ишетелә. Мондый ысул белән челтәр үрү ыргак белән бәйләүгә караганда тигезрәк, нәзакәтлерәк була. Эшләнмәләр сыйфатлы килеп чыга.
— Сезнең кул эшләрен кайдан алырга була? Бәяләре ничә сум?
— Эшләнмәләрне төрләндерәбез. Якалардан тыш җиңгә манжет, күлмәк, калфакка төрле бизәкләр, түбәтәй, кулъяулыклар да үрәбез. Соңгы арада басып тора торган якалар сораучылар күп. Безнең эшләнмәләрне күргәзмәләрдә, милли бәйрәмнәрдә сатып алырга мөмкин. Шулай ук заказ бирүчеләр дә бар. Мондый зәвыклы эшләнмә кыйммәт: 1000 сумнан башлана, үрелгән җиләннәр 300 мең сумга җитәргә мөмкин.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|