поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.02.2023 Язмыш

«Янгыннан соң төзегән йортларында ике атна гына яшәп калды»

Узган елның август аенда көрәшче егет Фаяз Зариповның төп йортында янгын чыгуы хакында язган идек. Ул чакта Арча районының Наласа авылы халкы да әлеге гаиләгә ярдәм оештырган иде. Үз өйләре янып беткәч, алар күршедәге бер йортта яшәп тордылар.

Әмма игелекле кешеләр ярдәме белән Зариповлар йорт салып чыккан булган. Быелның гыйнварында яңа өйдә яши башлаганнар. Әмма кызганыч, алар шушы көннәрдә Фаязның әнисе Резедә ханым мәңгелеккә күзләрен йомган.
 
Якыннары әйтүенчә, матур гына яшәп ятканда, Резедә апа авырып китә. Декабрь аенда анда яман шеш барын күреп алалар. 12 февральдә 55 яшен тутырган Резедә апа ике көннән үлеп китә.
 
Резеда Фәрит кызы Наласа мәктәбендә укучыларга инглиз теле дәресе укыткан була.
– Гади, гаять тыйнак, кешелекле, нечкә күңелле, һәрчак ярдәмгә килергә әзер булган остаз, үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән укытучы иде. Бик кыен. Авыруы кинәт кенә булды аның. Беркайчан да моңаймас иде Резедә Фәритовна. Эче ут янса да, кешегә сиздермәде. Үзенә ярдәм кирәктә дә, чит кешеләргә киңәшен бирер иде, – ди хезмәттәше Айгөл Хәсәнова. – 5 ай эчендә нинди матур йорт җиткерделәр. Шунда ике атна гына яшәп калды. Әнисе Мөнирә апаның, тормыш иптәше Айрат абыйның, балалары, оныклары, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә аларга зур сабырлык бирсен.Тынгысыз, олы йөрәкле укытучы Резедә Фәрит кызы укучылары, хезмәттәшләре күңелендә якты истәлекләр белән мәңге сакланыр.
 
“ВТ” коллективы да Зариповлар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша.
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.02.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»