|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2023 Мәдәният
Татарстанда Илһам Шакиров премиясенә лаек булучылар ИСЕМЛЕГЕ билгелеИлһам Шакиров исемендәге Республика премиясе комиссиясе карары билгеле. Уздырылган конкурс нәтиҗәләре буенча Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә дүрт җырчы ия булды. "Матбугат.ру"га билгеле булганча болар:
• Хатын-кызлар вокалы номинациясендә – ТР халык артисткасы Сөләйманова Флюра Зиятдин кызы;
• Ир-атлар вокалы номинациясендә – ТР халык артисты Сәлахов Фирдинант Абдулла улы;
• Халыкчан җырлау номинациясендә – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гыйләҗев Фәүдәт Әхмәтзий улы һәм ТР халык артисты Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла улы.
Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы Мәдәният хезмәткәре көнендә, 25 мартта, ТР җитәкчелеге катнашында планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, Илһам Шакировның иҗади юлын дәвам итү һәм милли вокаль традицияләрне саклап калу өчен 2020 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе гамәлгә куелды.
Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенең беренче лауреатлары 2020 елда «Вокал» номинациясендә (хатын-кызлар) – Россиянең атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисткасы Резеда Галимова; «Вокал» номинациясендә(ир-атлар) – Татарстанның атказанган артисты Филюс Каһиров; «Халык җырлавы» номинациясендә (үзешчән сәнгать артисты) – Флёр Шакиров – Илһам Шакировның туганнан туган энесе булдылар.
--- |
Иң күп укылган
|