|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2023 Киңәш-табыш
Акчаны ничек кайтарырга?"Терминал аша социаль юлда йөрү картасына 1000 сум акча салган идем. Тик терминал тиешле 581 сумны алып калды да 419 сум сдачаны кайтармады. Ул акча югалдымы икән? Аны ничек кайтарып була?" - дип сорый Яшел Үзән районының Васильево бистәсеннән Халидә апа. “Транспортная карта” оешмасыннан:
— Терминал артык акчаны кайтарып бирми. Әмма ул беркая югалмый, картаның хәтерендә сакланып кала. Ай саен картага 581 сум салырга кирәк. Шуңа да киләсе айга шундый ук терминалларның берсенә барып, 419 сумга 162 сум өстәп сала аласыз. Әгәр бу акчаны кайтарырга телисез икән, “Транспортная карта” оешмасының халык белән эшләү пунктларына барып (Казан шәһәре, Чехов урамы, 1а йорты, 202 нче офис яки Некрасов урамы, 24 йорт, 114 нче офис) гариза тапшыра аласыз. Үзегез белән транспорт картасы, паспорт, ИНН, банкта ачылган исәп счетының реквизитлары кирәк булачак (субсидия күчә торган счет ярамый). Акча шул счетка кайтачак. Кайтарылмый калган акчаны, транспорт картасының номерын әйтеп, (843) 262-80-80 телефоны аша тулырак ачыкларга да була.
--- |
Иң күп укылган
|