|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2023 Хәвеф-хәтәр
Үсмер күршеләрен янгыннан коткарганҮсмер күршеләрен янгыннан коткарган. Гадәттән тыш хәл Уфа шоссесы урамындагы күпфатирлы йортта булган. Янгын чыккан фатир хуҗабикәсе сүзләренә караганда, 14 яшьлек Валерий Медведев үзенең акыллы гамәлләре белән янгынны, төтен чыгуны һәм бөтен подъездны эвакуацияләүне булдырмый калган. Янгын кухняда башлана: табада май дөрләп янып китә, ә хатын аңа су сибә (моны эшләргә ярамый). Ялкын өскә күтәрелеп, түшәм яна башлый, фатир төтенгә тула. Хатын югалып кала һәм инде тын алалмый башлый. Ишек янында ул яшь күршесен күрә. 14 яшьлек үсмер янгын сүндерүчеләрне чакыра, янгынны сүндерә, фатирда һәм подъездда тәрәзәләрне ача. Коткаручылар килгәндә янгын инде тулысынча бетерелгән була.
МЧС үсмерне бүләкләргә җыена.
Фото: "МЧС по Башкирии"
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|