поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.02.2023 Спорт

Вил Усманов: «Яшәргә кирәк бит – ризалаштым»

Татарстанның халык артисты Вил Усманов – Муса Җәлил турнирының 1993, 1994, 1998 еллардагы батыры. Кечкенәдән үк келәмгә чыккан егет җырлый башлагач та әле шактый гына көрәштән аерыла алмаган. Азартны җиңү авыр иде, ди җырчы.

Баулы районының Хансөяр авылы егете беренче тапкыр Сабан туенда бил алышып карый. Җиңүче сөлгесен иңенә салып, авыл урамыннан, үзе әйтмешли, Берлинны алган кебек кайтканы әле дә исендә икән.
 
– 8 сыйныфны тәмамлап, Әлмәт физкультура техникумына укырга кердем. Нәкъ менә шул елдан профессиональ көрәш белән шөгыльләнә башладым. Илгизәр абый Димиев мәктәбен узган егет мин. Спорт залыннан чыкмадым да диярлек. Ярышлар җиткәндә бигрәк тә. Җиңүләре дә озак көттермәде, – ди җырчы.
 
Муса Җәлил исемендәге турнирда да өч мәртәбә бәхет елмая аңа. Кукмара, Балтач, Арча егетләре белән көндәшлек аеруча кискен булган.
 
– Ул турнирны оту безнең өчен зур дәрәҗә иде. Кайбер елларны башка ярышларга караганда да күбрәк һәм көчлерәк көрәшчеләр катнашты анда. Әмма без дә калышмаска тырыштык, – дип искә ала Вил Усманов.
 
Баулы егете берничә ел Теләче командасы өчен көрәшә. Сәнгать юлы нәкъ менә шул районга алып килә аны.
 
– Казанга укырга килгәч, Теләчедә эш тәкъдим иттеләр. Көрәшүемне белгәч, командаларына да дәштеләр. Көрәшчеләргә яхшы гына түлиләр иде алар. Яшәргә кирәк бит – ризалаштым. Әле данлыклы Теләче Сабан туена кайтып, батыр калганым да хәтердә.
 
Вил Усмановны Теләче генә түгел, төрле районнарга чакырып-чакырып карыйлар. Ләкин үзенең Казаннан китәсе килми.
 
– Казанда калырга көрәш ярдәм итте. Камил Исхаков мэр булганда, көрәш буенча шәһәр беренчелегенә килми калмый иде. Минем көрәшүемне ошаткан булып чыкты. Аның зур ярдәме белән, Казанда фатирлы булып, монда төпләнеп калдым. Кем белә бит, җырлап кына йөрсәм, язмышым бөтенләй башка борылыш алыр иде, – ди җырчы.
 
Көрәштән вакытында китә белергә кирәк дигән фикердә ул. Азарт һәм җиңү теләге көчле булганда, келәмне калдыру кыенрак икән шул.
 
– Көрәш чир кебек бит ул. Вокал буенча укытучым күпме тыеп карады – барыбер туктамадым. Көрәшнең җырчы буларак җитлегүемне шактый тоткарлаганын соң аңладым шул. Әмма бу әле үкенәм дигән сүз түгел. Табигатем буенча үҗәт мин. Көрәш менә шушы үҗәтлекне арттырды гына. Сәнгатьтә дә бик кирәк сыйфат ул. Аннан соң, сәнгать тә һәрдаим үз өстеңдә эшләүне таләп итә. Ул яктан бик охшаш алар, – ди Вил Усманов.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.02.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»