|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.02.2023 Фаҗига
Төркиядә коткару эшләре туктатылаТөркиядә эзләү-коткару төркемнәре дүшәмбе кичендә үз эшләрен туктата башлаган, чөнки исән кешеләрне табу өметләре беткән диярлек. «Российская газета» шул хакта хәбәр итә. Әле җиде көннән соң да коткаручылар шатлыклы хәбәрләр җиткерде. Мисал өчен Адыяман шәһәрендә Мирай исемле яшь кыз һәм Хатайның Көньяк провинциясендә Каан исемле 12 яшьлек малай коткарылды, дип яза Татар-информ.
Сишәмбе иртәсенә Төркиядә һәм Сириядә җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 37 меңнән артып киткән. Төркиядә 31 643 кеше һәм Сириядә 5 714 кешенең һәлак булуы белдерелә. Ике илдә дә йөзләрчә мең кеше төрле җәрәхәтләр алган яки йортсыз калган.
Фото: социаль челтәрләр
--- |
Иң күп укылган
|