|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.02.2023 Җәмгыять
Кәстрүл тулы акча тапканнарРоссия коткаручылары Төркиядә хәрабәләр астында зур суммада акча тапкан, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте. "Җир тетрәүдән соң өемнәрнең чираттагы катламын ачканда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 100 долларлык купюралар белән тутырылган кәстрүл тапкан. 150 мең доллар табылган акча урындагы полициягә тапшырылды", — диелә релизда.
6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышында 7,7 һәм 7,6 магнитудалы ике көчле җир тетрәү булды. Төркия Президенты Эрдоган сүзләре буенча, алар 1939 елдан бирле иң көчлесе булган. Соңгы мәгълүматларга караганда, 30 меңнән артык кеше һәлак булган, меңләгән йорт җимерелгән.
Йөзләгән тибрәнү Төркиянең ун провинциясендә һәм күрше илләрдә сизелгән, алардан Сүрия дә җитди зыян күрде.
Фото: фрипик.ком
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
--- |
Иң күп укылган
|