|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2023 Шоу-бизнес
"Анда да мистика": Гүзәл Уразова ни өчен чүплек актаруын аңлаттыТатарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың Туймазы концертыннан соң концерт күлмәге югалган. Шул сәбәпле Башкортстанда хәтта чүплек актарырга мәҗбүр булганнар. Бу хакта җырчы үзе болай дип аңлата (үзгәртмичә бирәбез): "Бу күлмәк башка юк. Туймазы концертларыннан соң бу күлмәк просто юк булды. Ул гадәттәгечә костюм кофрына эленергә тиеш. Минем концерт эчендә сәхнәгә киеп чыга торган 11 костюмның берсе юкка чыга. Туймазы мәдәният йортының бер генә эзләмәгән почмагы калмагандыр. Хәтта урамдагы чүплекне да актарып чыктык. Кемгә кирәк булды икән, аңламыйм... Бу күлмәкнең дизайнердан лекалаларын шалтыратып сораган идем. Анда да мистика. Бөтен күлмәкләрнең фотолары, лекалалары сакланган, ә бу күлмәкнеке юк... Тегелеше буенча авыр күлмәкне рәсеме буенча гына тегәргә ризалашучылар күп булмады. Ике көн эчендә Оренбургта көне-төне шунда басып торып, шушы күлмәгемне тектереп бетердем. Ольга Николаевна, Инесса, кызлар, зур рәхмәт инде сезгә. Ике сутка өйләренә дә кайтмый тегеп бирделәр. Хәзер инде тыныч күңел белән Саратовка кузгалабыз. Иртәгә киеп күрсәтәм", - дип уртаклаша Гүзәл.
Фото: соцчелтәрләр
--- |
Иң күп укылган
|