|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2023 Фаҗига
Питрәч районында янган өйдә өченче кыз баланың мәете табылганЯңа Шигали бистәсендә чыккан янгында үлгән өченче баланың мәете 9.47 сәгатьтә табылды, дип сөйләделәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Янгында 52 яшьлек ир-ат һәм 11, 7 һәм 5 яшьлек өч кыз һәлак булды. Әни кеше ике яшьлек баласы белән хастаханәдә ята.
Республиканың Питрәч районындагы Яңа Шигали авылында иртә белән булган куркыныч янгын турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде. Янгында ата кеше һәм аның өч кызы һәлак булган. Татарстан Прокуратурасы фаҗига факты буенча тикшерү башлады.
--- |
Иң күп укылган
|