|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2023 Фаҗига
Питрәч районында янган өйдә ике кечкенә кыз һәм аларның әтисе үлгәнБүген иртән Татарстанның Питрәч районында Яңа Шигали бистәсендә иртәнге сигезенчедә янгын чыккан. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, бистәдә ике катлы шәхси йортка ут капкан. Анда дүрт балалы гаилә яшәве билгеле. Бер бала белән хатын-кыз янгыннан чыга алган. Хәзер алар хастаханәдә. Әти кеше һәм тагын ике бала һәлак булган. Дүртенче баланың язмышы билгеле түгел.
Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» га сөйләгәнчә, вакыйга урынына район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров чыкты. Тикшерү оештырылган.
--- |
Иң күп укылган
|