поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.02.2023 Язмыш

Сиринә Мостафина: «Ятып кына торган авыруга әйләндем. Өмет юк, диделәр. Әмма...»

Мөмкинлекләре чикләнгән, башкалар ярдәменә мохтаҗ кешеләрнең күбесенә күңел төшенкелеге, йөрәк әрнүе, ялгызлык, борчулы хис-тойгылар, “нигә минем белән булды соң әле бу, мин дә бәхеткә лаек, ләбаса” дигән әрнү катыш үпкә хас.

Башка кешеләр кебек теләгән җиреңә бару, күңел ачудан мәхрүм булу, кунакка йөри алмыйча тилмерү бик аянычлы шул. Ничек кенә булмасын, көчле рухлы кешеләр язмыш сынауларын җиңәргә, бирешмәскә, көрәшергә өйрәнә. Әнә шундыйларны күргәч, аларга карата хөрмәт, соклану уяна.
 
Биектауда яшәүче Сиринә Мостафинаның талантлы, эчкерсез зат икәнен район социаль яклау бүлегендә әйттеләр. Өенә килгәндә, Сиринә чәй куеп йөри иде.
 
– Бик көттем сезне, кунаклар каршы алырга яратам мин, – дип керә-керешли үк кочаклап алды безне. 
Сиринә үзе Казанда туып-үскән. Кечкенәдән үк икьтисадчы булырга хыяллана, финанс-икьтисад институына укырга керә. Яңа ел бәйрәмнәренең берсендә булачак тормыш иптәшен очрата. Күзләр-күзгә очраша, йөрәк- йөрәккә бәйләнә. Кыз егетнең үзенә карап торуын сизеп ояла, кызара, әмма сер бирмәскә тырыша. Тәвәккәл егет Сиринә янына килә, кызны биергә чакыра. Өенә чаклы озатып куя. Менә шул күрешүдән соң яшьләр очрашып йөри башлый. 
 
– Хәтта миңа телефон да алып бирде, ул вакытта телефоннар чыга гына башлаган вакыт. Тавышыңны гел ишетеп торасы килә, диде. Институтка килә, каршы ала, озатып куя иде. Бик матур очрашып йөрдек, –  дип искә ала Сиринә ул елларны. – Өйләнештек. Бала сөю бәхете язмагандыр, күрәсең. Шуннан соң баласызлыктан дәвалана башладым. Бик авыр процедуралар... Мораль яктан да, физик яктан да безнең өчен зур сынау булды бу. Уколлар, төрле дару... 
Алга таба яшь парны язмышның тагын да олырак имтиханы көтә – 2011 елда Сиринәне инсульт аяктан ега. 
 
– Реанимациядә бер ай комада ятканмын. Аннан соң Республика клиник хастаханәсендә дәваландым, ятып кына торган авыруга әйләндем. Өмет юк, диделәр. Шуннан соң өйгә алып кайттылар. Биектауда яши идек. Кулыма кашык тотып ашый алмаган чакларымда: «Их, үз кулларым белән кашык тотып, ашый алсам да риза булыр идем», – дип хыялландым. Ирем минем белән өч ел яшәде. Карады мине... Бер көнне аерылышу турында сүз катты. Еллар үткәч, аңладым инде аны. Йөрәк түрендә яшәсә дә, хисләрне сүндерергә туры килде. Гафу иттем, аңа да тормыш корырга, балалар үстерергә кирәк бит, – ди Сиринә күз яшьләрен кул учы белән сөртеп. 
 
Ялгыз калган яшь хатын кая барып бәрелергә белми. Бәхеткә, юлында яхшы кешеләр очрап тора. Алда Сиринәне хастаханәләрдә ятулар, реабилитация үзәкләрендә тернәкләнү курслары узулар, дәвалану көтә. Ятарга һәм терәлеп утырырга гына сәләтле булып калган гәүдәгә көч иңдерергә кирәк бит! Республика тернәкләндерү үзәге белгечләренең осталыгы, яшь хатынның тырышлыгы, үҗәтлеге, акрынлап аңа аякка басарга мөмкинлек бирә. Сиринә утырырга, кулларын хәрәкәтләндерергә, күпмедер дәрәҗәдә үз гәүдәсенә үзе хуҗа булырга өйрәнә. Махсус җайланмаларга таянып булса да, яңадан тәүге адымнарын ясавын, шуннан шатлануын яшь хатын мәңге онытмас.
 
Аяклары ахыргача ныгып ук бетмәсә дә, хәзер ул махсус тренажерга таянып, фатир эчендә хәрәкәт итә. Җәйләрен подъезд төбенә кадәр чыгып-кереп йөри ала Сиринә.
 
– Чит кешеләр ярдәменнән башка үземә чәй ясый алам, табада ризык җылытып ашыйм. Тренажерда шөгыльләнү авырлык белән бирелә. Социаль хезмәткәр Надия Ибәтуллинадан башка нәрсә эшләрмен икән, белмим, гел аның белән киңәшләшәм, сөйләшәм. Төп киңәшчем ул минем. Апам сыман кеше. Әти-әнием, туганнарым башка шәһәрдә яши. Алар янына еш барып булмый, хәер, һәркемннең үз тормышы, мәшәкате. Аларны борчып та булмый, – ди Сиринә. 
Надия апа үзе дә караучысы белән туганнар кебек, якын ахирәткә әйләнгәннәр. 
 
– Әле хәзер ул миңа ярдәм итә, элек аны эшли алмый иде бит. Аңа иртәнге, төшке, кичке аш алып килә идем.  Өй эшләрендә дә миңа булыша. Элек Сиринә белән төрле вакыт булды, берәр сүз әйтсәм дә үпкәләп тә куя иде. Хәзер андый хәлнең булганы юк инде. Аның белән бергә җиде ел бит инде без, – ди Надия апа үзе.  
Шунысын әйтик, элекке ире дә ташламый Сиринәне.
 
– Без хәзер бик тыгыз аралашабыз. Ул миңа бик нык ярдәм итә, финанс яктан да. Ни булса да кирәк икән, алып килә, барасы җиремә илтә. Хатынына бик рәхмәтлемен, балалары белән дә танышмын. Бик матур, сөйкемле сабыйлар. Рәхмәтем зур аларга, – дип сөйли Сиринә.  – Нинди генә сынаулар килмәсен. кеше нык, түзем булырга тиеш. Моннан тыш, аларны ничек үтүе дә мөһим. Дингә килүем дә әлеге авырлыкларны җиңү өчен булды. Эзләп-эзләп үз хаталарыңны тапмыйсың икән, болар сынау өчен килгән дип уйлыйсың. «Нишләп инде Аллаһы Тәгалә тик торганда мине сыный соң?» – дип уйлап куясың. Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Аллаһы Тәгалә кемнедер үзенә якынайтасы килсә (ә бу кеше аңа якынаер өчен бернәрсә дә эшләми), ул аңа сынау бирә», – ди. Шул сынауны җиңеп чыкса, бу кеше Аллаһы Тәгаләгә якыная, ягъни аның каршында дәрәҗәсе күтәрелә. Аллаһы Тәгалә нәрсә генә эшләсә дә, ул – яхшыга, хәерлегә. Аллаһы Тәгалә: «Мин сезгә күтәрә алмаслык авырлык бирмим», – ди. Димәк, кешегә сынау килгән икән, ул аны күтәрә ала, һәм һәрбер авырлык аны чыдамрак итә. Шуңа күрә беркайчан авырлык кешене сындырыр өчен бирелгән дип уйларга кирәкми. Әгәр син ул авырлыкны кабул итә алмасаң, бирешсәң, әлбәттә, сынасың. Монда инде Аллаһының гаебе юк, гаеп синең көчсезлегеңдә. Авырлык шулай ук, әйткәнемчә, Аллаһы Тәгаләнең якын бәндәләренә бирелә, чөнки җаваплы, авыр эшне якыннарга гына кушып була. Бары Аллаһы Тәгалә сиңа ярдәм кулы суза, тыңлый ала. Намазга басуым да шуның белән бәйле. 
Сиринә көненең һәр сәгатен планлаштырып куя. Төшке аштан соң күнекмәләр башлана.
 
– Тренажерым бар. Күнегүләр эшлим. Мин бит әле Россия ислам университетының теология факультетында читтән торып укыйм. Беренче чиратта үзем өчен, башкаларга минем яшәү көчем үрнәк булсын өчен дип тырышам. Моннан тыш тормышымда яңа шөгыль, яңа ачыш – рәсем ясау барлыкка килде. Яшел Үзән районына тернәкләнергә барган идем. Арттерапия  дәресләрендә рәсем ясарга өйрәттеләр. Өйгә кайткач, буяулар алдым, иҗат эшенә чумдым. Бөтен кеше килә дә карый рәсемнәремне, ник аларны  социаль челтәрләргә куймысың, диделәр. Шулай китте инде. Ясаган рәсемемә карап, күңелемдә ниләр барлыгын белеп була. Өмет яшиме анда, шатлыкмы – барысы да ясаган рәсемнәремдә чагылыш тапкан, – ди Сиринә.
 
...Диңгез фонында кораблар каядыр юл тота,  Менә тезелешеп җылы якка китеп барган кыр казлары тасвирланган рәсем. Анда моңсулык, туган як белән аерылышу сагышы ачык чагылган. Рәсемгә карагач, күңелне төшенкелек, кызгану хисе биләп ала. Ә менә икенчесенә күз салсаң, күтәренке кәеф, самимилек, серлелек хөкем сөрә. Анда агымсуга карап, хыялга чумып утыручы кызчык сурәте балкый. Аңа кушылып үзең дә хыял дөньясында йөзәсең… Әлеге рәсемнәрнең һәммәсендә ниндидер вакыйга, аерым бер сюжет, адәм баласының күңел кичерешләре өстенлек алган.
 
Төшендә, яки хыялында ни күрә, барысын да ак кәгазьгә төшерә бара Сиринә. Күпчелек табигать күренешләрен сурәтләргә ярата ул. Яшен яшнәүне, салават күперен, коеп яңгыр яуганны, шаян гөрләвекләрне оста рәссамнәрчә төгәл, ничек бар шулай итеп ясап тирә-юньдәгеләрне шаккатыра. Сиринәнең рәсемнәрендә бер артык төсләр дә, төгәлсезлек тә күрмәссең, һәрнәрсә үз урынында. 2 декабрьдә Халыклар дуслыгы бинасында мөмкиндеге чикләнгән кешеләрнең рәсемнәр күргәзмәсе булган, анда аның рәсемнәре дә куелган. 
 
«Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге аңа инде күп еллар тернәкләндерүдә ярдәм итә. Әлбәттә, хатынның үз көченә һәм максатына ышанмыйча гына нәрсәгәдер ирешү аз булыр иде.
 
Иптәш кызлары Сиринәне беркайчан да ташламый. Ул дуслары белән интернет аша аралаша. Сиринә табигатьтәге матурлыкка гашыйк. Бигрәк тә аллы-гөлле чәчәкләр ярата да. Үзе дә шул гөлләр сыман сулмыйча, тирә-юньдәгеләргә матурлык өләшеп яши бирә.
– Хыялым хаҗ кылу. Быел барырмын дигән идем. Оештыручыларга шалтыраттым, әмма анда озатучы кирәк, диделәр, – ди Сиринә Мостафина.
Язган булса, монысына да ирешер ул, иң мөһиме – өмет белән яшәү. 
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 10.02.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»