|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2023 Фаҗига
14 кеше гомере өзелгәнНовосибирскида 5 катлы йортта газ шартлаганнан соң коткару эшләре тәмамланган. Коткаручылар шартлаган йорт хәрабәләрен җыештырып беткән. Шартлаудан хасил булган җимерекләрне барлап җыештыруга 358 кеше һәм 68 берәмлек техника таләп ителгән. Вакыйга урынына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков та килгән. Газ шартлавы 9 февральдә Линейная урамында теркәлгән. Нәтиҗәдә ике подъезд ишелгән, анда ким диярлек 30 фатир җимерелгән. Новосибирск властьлары шартлауның төп сәбәбе дип газ корылмасы белән куллану кагыйдәләрен бозуны атады.
Барлыгы 14 кеше гомере өзелгән. Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников 10 февраль көнен матәм көне дип игълан итте. Төбәк җитәкчесе шартлау корбаннары гаиләләренең кайгыларын уртаклашты.
Чыганак: lenta.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|