поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.02.2023 Хәвеф-хәтәр

Экстрасенс Алсу Газимҗанова: “Гадәттән тыш хәлләр Россиядә дә булачак”

6-7 февральдә Җир шарында сейсмик активлык күзәтелгән. Бер тәүлек эчендә генә дә Дөньяның төрле почмакларында 186 җир тетрәү очрагы теркәлгән. Бу язма язылганда, рәсми мәгълүматлар буенча, җир тетрәү сәбәпле Төркия һәм Сүриядә һәлак булучылар саны 4 меңнән арткан иде.

Төркия һәм Сүриядәге хәлләрне телевизордан күреп беләсездер инде.
 
Шагыйрә, телетапшырулар алып баручы Ләйлә Дәүләтова шул көннәрдә Төркиядә иде һәм җир тетрәүне ул болай сурәтли. 
“Бүген иртәнге 04.00 тирәсендә өске каттан ишетелгән тавышка  уяндым. Мебель  күчкән  тавышлар ишетелеп  тора  иде.
Ничәдер секундта әллә нинди вариантлар уйлап алдым.
Шулкадәр затлы отельдә бу вакытта ник тавышланалар икән,  дип аптырап, йоклавымны дәвам итәргә булдым. 
Гөлмәрьям  яткан диван да аз гына алга күчкәндәй булды. 
Люстралар  җилпенеп  алды.
Шаккаттым. Бу вакытта җеннәр  генә  йөридер дип, куркудан  догалар  укып алдым.  Бисмилләһ  әйтеп балконга  чыксам,  дөнья селкенә. 4-5 минуттан җир тынычланган кебек тоелды.
Иң  йоклыйсы килгән чак, беркемне дә уятмыйча гына йоклавымны дәвам итәргә уйладым. Иртән интернетка кергәч кенә, чыннан да  бүген төнлә бик көчле җир тетрәү  булганын белдем. Без килгән отель Белектә, Төркиянең нәкъ җир тетрәгән ягына  урнашкан. Әлеге  мизгелдә дә дөнья әле тыныч түгел. Җир селкенүе сизелеп  тора. Мондый  көчле  җир тетрәүләр  100 елга  бер генә була, диделәр. Зыян күрүчеләр, үлүчеләр, гарипләнүчеләр бик күп. Йортлар җимерелә, кешеләр җимерекләр астында кала. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң. Ул теләмәсә, яфрак та селкенми, диңгез дә шауламый, Аллаһка тапшырган. Аның ачуын китермичә, булганына шөкер итеп, тыныч, дус-тату яшәргә язсын иде барчабызга да”, – ди ул.
 
Яңа ел алдыннан ел саен киләсе елга фаразлары белән бүлешә торган экстрасенс Алсу Газимҗанова Җир шарында гадәттән тыш хәлләр күп булачагын әйткән иде. Быел уңыш аз булачагын да фаразлады ул. 
 
“Без, кешеләр, шулай төзелгән инде, ниндидер яңа чор башланганда позитивка өметләнәбез. Чөнки без авырулардан, пандемияләрдән ардык. Әлбәттә безне якты киләчәк көтә дип өметләнәбез. Әмма... Мин Җир тетрәүләр хакында фаразлаган идем һәм боларның барысы да ел башында башланачагын да әйттем. Болар барысы да башка гадәттән тыш хәлләрнең башы булачак. Вулканнар уяначак, цунамилар булачак, су басулар көтелә. Кайбер шәһәрләр, бәлки хәтта илләр дә су астында калачак. Бу хәлләр Россиядә дә көтелә”, – ди Алсу. (Сүз уңаеннан, җир тетрәү Сочи тирәсендә дә сизелгән. Галимнәр анда 2-3 баллык активлык күзәтелүен искәртте). 
 
Моннан тыш экстрасенс авиаһәлакәтләр булырга мөмкин дип тә фаразлый.
“Нишләптер миңа магнитлашу юкка чыга дигән “хәбәр килә”. Табигать безне акылыгызга килегез, туктагыз, дип кисәтә төсле. Алайса мондый хәлләр бөтен җирдә дә булачак. Болар барысы да кешеләрнең аңын үзгәртер, аларны берләштерер өчен эшләнелә. Ниндидер башка көчләр булганда, кешеләр аны җиңәр өчен берләшә. Башка әйберләр икенче планга күчә. Кешеләргә табигатькә сак карарга өйрәнергә кирәк”, – ди Алсу.
 
Фото: http://Pixabay
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 09.02.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»