|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2023 Шоу-бизнес
Казанда "Балалы Солянка" балалар музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачакӨченче ел рәттән “Балалы Солянка” премиясен татар телевидениесендә беренче музыкаль чарт йомгаклары буенча яшь талантларга тапшыралар. Ул "ТМТВ” телеканалы эфирында атна саен чыга торган балалар һәм яшүсмерләр клипларының хит-парады кысаларында бара. Бүләкләү тантанасына милли шоу-бизнесның иң якты йолдызлары булачак коллегаларына теләктәшлек күрсәтергә киләчәк. Катнашалар: Айдар Галимов, Марат Яруллин, Эльмира Кәлимуллина, Илнат Фархуллин, Азат-Алсу Фазлыевлар, Ландыш Нигъмәтҗанова, Рәзил Камалов- Рафинә Ганиуллина , Ләйсән Гыймаева, Ильшат Сафин, Чулпан Юсупова, Ришат Фазлыйәхмәтов һ.б. “ТМТВ” татар музыкаль телеканалы, оештыручылар буларак, җанлы һәм җылы атмосфералы концерт вәгъдә итә. Әлеге тантаналы тамашага билетларны әлеге сылтама аша алып була.
--- |
Иң күп укылган
|