|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2023 Җәмгыять
Блогер Рөстәм Нәбиев артист буларак сәхнәгә чыгарга телиРөстәм Нәбиев Business FM радиостанциясенә үзенең планнары турында сөйләгән. "Сәхнәдә чыгыш ясарга һәм җырлар яздырырга телим. Таулар паузада торачак», - дигән ул интервьюсында. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм менгән беренче тау Эльбрус иде. Блогер сүзләренчә, башта аның өчен бу кызыксыну гына булган - тик кулларында кеше биек тауга менә аламы, юкмы- шуны сынап карыйсы килгән. Максатына ирешкәч, тагын да зуррак үрләрне яулау теләге уянган. Шулай итеп, берсеннән-берсе биегрәк 6 тауның иң биек ноктасына менгән.Әлегә бу шөгылен туктатып тора, чөнки арыдым, дигән ул.
"Миңа хәзер бераз тынычланырга кирәклеген аңладым. Тауларга менүгә пауза алып, вакытны мин үземне үстерүгә, брендымны танытуга багышларга телим. Хәзер мин Ник Вуйчич (дүрт сансыз туган Австралия язучысы, оратор) кебек зур аудиторияләрдә чыгыш ясап йөрисем килә, сәхнәдә үземне сынап карыйм. Тагын да бер максатым - мин җырлар иҗат итәсем килә. Һәм тиздән тамашачыларым минем җырлавымны ишетерләр", - дигән Рөстәм Нәбиев.
Автор:Каспранова Ләйсән
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|