|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2011 Шоу-бизнес
Татарлар “Җомга киче”н карап ял итә18нче март көнне 19 сәгатьтә "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе тамашачыларына өр-яңа тапшыруның премьерасын тәкъдим итәк. Яңа телевизион проект "Җомга киче" дип атала. Биредә татар эстрадасының әйдәп баручы җырчылары һәм татар юморы осталары катнаша. Шуңа аны музыкаль-юмористик тамаша дип атарга була. Белүебезчә, федераль каналларда мондый рухта төшерелә торган тапшырулар бик популяр. Мәсәлән, "Россия-1" каналында "Субботний вечер" программасы чыга. Татар телевидениесендә исә аның ише проект шимбә кичендә түгел, ә җомга көн кич чыгачак. Һәм сез анда татар эстрадасының якты йолдызлары: Фердинанд Сәлахов, Дилә Нигъмәтуллина, Резидә Шәрәфиева, Алсу Әбелханова, Илсөя Бәдретдинова, Булат Нигъмәтуллин, Бәширә Насыйрова, "Фәридә-Алсу" дуэты, Лилия Хәмитова, ИлСаф, Рәсим Низамов, Хәмдүнә Тимергалиева, Камил Кәримов, Буа сатира һәм юмор театры актерлары, "Ахырзаман" сатира һәм юмор театры, Татарстан Җөмһүриятенең дәүләт җыр һәм бию ансамбле, "Рәхәт-Лукум" һәм "Казан егетләре" төркемнәрен күрә алачаксыз.
"Җомга киче" тамашасын Алия Җиһаншина белән Данир Сабиров алып бара.
18нче март көнне 19 сәгатьтә карамыйча калмагыз!
|
Иң күп укылган
|