|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2023 Матбугат
Чаллыда танылган журналист Венера Мусина вафат булган
Бүген иртән Чаллыда РФ Журналистлар берлеге әгъзасы Венера Мусинаның йөрәге тибүдән туктаган. 10 февральдә аңа 62 яшь тулган булыр иде. Бу хакта «Челнинские известия»гә сылтама белән Татар-информ яза. Венера Мусина Чаллыга Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаганнан соң килгән һәм озак еллар КАМАЗ радиосында эшләгән. Аннары шәхси бизнес белән шөгыльләнгән, әмма иҗаттан аерылмаган – ул берничә китап авторы.
Мәрхүмә белән хушлашу көне һәм кайда җирләнәчәге әле билгеле түгел.
--- |
Иң күп укылган
|