поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.02.2023 Шоу-бизнес

Гөлзадә Сафиуллина: «Җырчыларны мыскыл итәсе килми. Аларны җәллим!»

Татарстанның халык артисты, Кырым республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендә бүләге лауреаты Гөлзадә Сафиуллина белән милләт, эстрада һәм Кырым турында әңгәмә кордык.

Татар яшәгән барлык төбәкләрне әйләнеп чыккан, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова белән бер сәхнәне бүлгән, үз студиясен булдырган шәхес ул.
 
– Гөлзадә ханым, күз уңыннан югалып тордыгыз. Кәефләрегез ничек? Нәрсә белән шөгыльләнәсез?
– Атлаган саен “шөкер” дип әйтәм. Хәзер бөтен әйбер җитәрлек, теләгәнен аласың. Мин теләсәң дә, таба алмый торган заманнарны да күрдем. Үткәннәрне искә алсаң... Бүгенге белән чагыштырып карыйсың да, адәм баласы ничек түзгән? Ничек яшәлгән? Хәзер байлык, муллык Аллаһка шөкер! Ярты ел Казанда, ярты ел Кырымда яшим. Кышны Казанда үткәрәм. 

– Кырымда вазгыять нинди? Быел анда кайтачаксызмы?
– Бик катлаулы вазгыятьтә яшибез. Хәзер кешеләр бер-берләрен дә дошман итә башлады бит. Безгә “дошман”, “фашист”, “нацист” дигән сүзләрне әйтүдән тыелырга кирәк. Бу нәфрәт тудыра торган, начар сүзләр. Кырым минем икенче ватаным. Беркайчан да ватаннан китәргә җыенмыйм. Татарстан белән Кырымны аермыйм. Без килмешәк түгел.
 
– Кырым белән юлларыгыз ничек кисеште?
– СССРны айкап-чайкап заманында аена 25-28 концерт куярга туры килде. Күбесе салкын клубларда, кинотеатрларда уза иде. Миңа хроник бронхит диагнозын куйдылар. Табиблар диңгез янында булырга киңәш итте. Кырымны болай да ярата идем. Диңгезгә якын урында төзелә башлаган йорт сатып алдым. Шунда Кырым татарлары белән таныштым. Шулай ук Кырымда яшәүче үзебезнең Казан татарлары белән танышып, аларны берләштереп, җәмгыять төзеп, фольклор ансамбле оештырдык. Дини, дөньяви бәйрәмнәр үткәрелде. Коръән укырга өйрәнү, ислам нигезе курслары оештырдым. Бу өлкәдә күңелем тыныч, чөнки милләтемә хезмәт итә алдым.

– Сез бит әле Кырымда “Сөембикә варислары” фестивален үткәрә идегез. Бәйгене киредән торгызасы килмиме?
– Фестиваль барлыгы унбер тапкыр үткәрелде. Шуларның җидесе – Кырымда, дүртесе – Казанда. Ул фестиваль генә түгел, зур тәрбия, агарту мәктәбе. Ярышудан кала, балаларга дини, тарихи, мәдәни тәрбия бирдек. Бәйгедә дин әһелләре, мәдәният эшлеклеләре дә катнашты. Алар балаларга остаханәләр булдырды. Катнашучы ир-балалар азан әйтергә өйрәнде. Бәйгенең бар чаралары да һәрвакыт татар телендә генә барды. Төрки дөньясыннан төрки-татар балаларын җыя алдык. Алар бүген дә аралашып торалар, шөкер! Фестивальнең чыгымнарын башта үз өстемә алып башлап җибәргән идем. Аннан соң ярдәм итүчеләр дә табылды. Соңрак Бөтендонья Татар конгрессы һәм Мәдәният министрлыгы да кушылды. Бүген дә минем иң зур хыялым, “Сөембикә варислары” фестиваленең төрле еллардагы лауреатларын җыеп, Казаныбызда зур концерт үткәрү. 
 
– Эстрадада нинди кимчелекләр күрәсез? 
– Җырчыларны мыскыл итәсе килми. Аларны җәллим. Күбесенә Аллаһы Тәгаләдән тавыш та бирелгән. Сәләтләрен күбесе акча эшләүгә юнәлдерде. Болар  – коммерсантлар! Җырның тәрбия чарасы булуын оныттылар. Алар чын сәхнә әсәренең нинди булырга тиеш икәнен күрмиләр. Заманында безнең буын моңлы җырлар тыңлап үсте. Шуның белән беррәттән каһарман җырлар да тәрбияләде безне. Бүген каһарман җырлар башкаручылар бөтенләй дә юк диярлек.
 
– Мәхәббәт турында җырлар эстраданың иң зур өлешен алып тора. Алар да кирәкмиме?
– Мәгънәсе булса, кирәк. Күп җырларның мәгънәсе юк бит. Кем соң син? Аллаһ Тәгалә бу тавышны сиңа нәрсә өчен биргән? Башта шуны уйларга кирәк. Тавыш нәфесне үстерү өчен бирелми. Милләткә хезмәт итәм дисәгез, тәрбияви роль уйнаган бер җырыгыз бармы? Бу сорауга җавап бирегез. Тормыш каршылыклардан тора. Җыр аша да аларны үтеп була бит. 

– Хәзер башкаручылар юридик яктан да белемле. Автор хокуклары өчен судка бирүләр дә күзәтелә. Сезнең заманда ничек иде?
– Без халык җырларын башкардык. Аны бар кеше җырлый ала. Ә композитор исә, җырын кемгә беренче бирде, шул җырлады. 
 
– Ә сәхнәдән кала башкаруга килсәк?
– Радио һәм телевидениедән чыгыш ясау турында сөйләшсәк, җырчы белән судка бармыйча да килешеп буладыр. Безнең заман җырчылары арасында андый әйбер булмады. 

– Димәк, сезнең заманда бу минем генә җырым дигән әйбер юк иде?
– Минем җырларымны башкалар җырлый икән, сөенәм генә, чөнки ул җыр миндә генә калмады дигән сүз. Аның гомере озынайды. Талашып утыруда мәгънә юк. Кайбер җыр тавышка килешеп бетмәскә дә мөмкин. Икенче кеше барыбер үзеннән өстәп яхшырак та җырлый ала. Минеке ул, җырлама дисәң, димәк көнләшәсең. Үзең булдыра алмагач, башканы җырлатмыйсың. Бу аңсыз һәм күңеле тар кешеләр эше. Җыр – ул чишмә. Аны туктатып булмый. 
 
– Татар яшәгән барлык төбәкләрдә булдыгыз. Быел халык саны алу нәтиҗәләре буенча татарлар кимегән булып чыкты. Уйланырга урын бардыр...
– Бу көннәрдә генә Мәрҗанинең туган көне булды. Безнең Мәрҗанинең портреты Англиянең Кембридж университетында эленеп тора. Аның янында Ньютон портреты. Кем моны белә? Ә андый без белмәгән галимнәребез күпме? Мисалга күршеләрне китерәм. Башкортлар үзләренең шәхесләрен шуның кадәр күтәрәләр, зурлыйлар. Хәния Фәрхигә һәйкәл куйдылар, чын күңелдән сөендем. Шәхесләребезнең кадерен белмәү аркасында милли горурлык тәрбияләү түбән дәрәҗәдә. Үзаң да шуның белән бәйле. Ә башкортлар бу өлкәдә безгә караганда күпкә өлгеррәк эшлиләр. Безгә хәзер төптән, тамырдан эшләү кирәк.

– Нишләргә кирәк?
– Мин шатмын – бездә меңләгән чаралар уза. Әмма күбесенең нәтиҗәсе юк, Җыр-биюгә, чәй мәҗлесләре уздыруга гына кайтып кала. Алай эшләргә ярамый. Шәхсән мин һәр мәктәптә, мәдәният учакларында фольклор ансамбльләре булдыру таләбен куяр идем. Анда – тел дә, дин дә, гореф-гадәт тә, тарих та, яшәү рәвеше дә. Балалар бөтен байлыкларга кагыла ала. Өйрәтергә генә кирәк. Үзем дә Бөтендонья татар конгрессы юлламасы буенча ерак Көнчыгышка барып, дүрт шәһәрдә – Артём, Уссурийск, Владивосток, Находкада шундый ансамбль төзедем. Шулай ук Кырымда да. Шәхесләр аша горурлык һәм үзаң тәрбияләнә. Шуны истә тотып, быел менә инде икенче тапкыр “Җиһангирлар” инициатив төркеме белән берлектә “Гөлзадә” иҗат студиясе 15 февральдән башлап бөтендөнья күләмендә бөек шәхесләребез Муса Җәлил һәм Илһам Шакировның туган көннәренә багышланган ункөнлек оештырачакбыз. Монда бу ике шәхеснең тормыш юлын, иҗатын чагылдырган кичәләр, дәресләр, төрле чаралар үткәрү күздә тотыла. Бу хәрәкәткә кушылырга теләүчеләр үткәргән чараларының видеоязмаларын Бөтендонья Татар конгрессына яисә “Гөлзадә” иҗат студиясенә җибәрә ала. Аларны туплап, интернетта урнаштырачакбыз.
 
– Татар конгрессы белән якын элемтәдә торасыз. Аларның эшчәнлеген ничек бәялисез?
– Бөтендөнья Татар конгрессы исеме астында халык берләшә. Алар алып барган эшнең күбесен хуплыйм, таныйм. Әмма төптән-тамырдан башлап эшләү кирәк. Мәсәлән, Федераль Сабантуйлар уза, алар татарны дөньяга танытты. Бик уңышлы килеп чыкты. Һәр татар яшәгән җирдә дә җәмгыятьләр бар бит. Татарстаннан читтә яшәүчеләрнең күбесе Сабантуйны җыр-бию дип кенә уйлый, чөнки борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне, бәйрәмнең үткәрелү тәртибен белмиләр. Моның өчен аларга эчтәлекле, конкрет сценарий кирәк. Конгресс аны төзеп һәр җирлеккә, җәмгыятькә җибәрсә, бүтән нәтиҗә булачак. Бу шулай ук фольклор ансамбльләре төзүгә, дини бәйрәмнәр үткәрүгә һәм башка чараларга да кагыла.

– Оныгыгыз рэп яза икән. Бу шөгыленә каршы килмисезме?
– Алар рэп заманында үсә бит. Башта ул русча язды. Ә нишләп татарча язмыйсың, дидем. Татарча язганнары да бар икән. Беренче татарча иҗат иткәне “Корбан” дип атала. Корбан чалуга багышлап, корбанга китерелә торган сарык исеменнән язган. Сүзләре дә, башкаруы да мине нык тетрәндерде. Һәрхәлдә иҗатта булы мине сөендерә.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 08.02.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»