|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.02.2023 Шоу-бизнес
Эльмира Сөләйманованың әнисе Фидания ханым халыкка мөрәҗәгать итте5 февраль көнне Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләймановага 41 яшь тулган булыр иде. Һәм шул ук көнне аның вафатына 51 көн булды. Бу уңайдан Эльмираның газиз әнисе Фидания ханым “Шәһри Казан” газетасы аша халыкка мөрәҗәгать итте. “Тормышымның иң авыр, кайгылы вакытында терәк булган, ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Хәтта таныш булмаган кешеләр дә акчалата ярдәм күрсәтте. Эльмираның кайбер иҗатташ дуслары да бик ярдәм итте. Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын. Кызымның рухы шат булсын. Беркемгә дә бала кайгысы күрергә язмасын”, - диде Фидания ханым.
Фидания ханымга, Эльмираның балаларына, тормыш иптәшенә, якыннарына сабырлык телибез. Мәрхүмәнең урыны омҗах түрендә булсын.
--- |
Иң күп укылган
|