поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.02.2023 Шоу-бизнес

Нияз Җәләлов: "Хатын кызымнан ике яшькә генә өлкән"

Татар эстрадасы артисты Нияз Җәләлов белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Кайбер кеше уйламый да, чыга да китә. Балалары турында уйлап та бирми. Мин – йолдызлыгым буенча Кысла, балалар өчен җанымны бирергә әзер", - ди ул.

– Нияз, ни сәбәпле 25 ел гомер иткән хатының белән аерылыштыгыз?
 
– Аерылышу уе аңа кадәр бар иде инде. Балалар үскәнен көтеп йөрдем. Ике бала үстердек. Узган ел улым армиядән кайтты, Краснодарда хезмәт итте. Кызым кияүдә, оныгым бар. Хәзерге хатыным кызымнан ике яшькә генә өлкән, ул 1988 елгы. Әмма эш яшьтә түгел бит. Иң мөһиме – әйбәт кеше булсын ул. 
 
– Кайбер психологлар балалар хакына дип бер-береңә түзеп яшәмәскә куша...

– Төрлечә карарга була. Кайбер кеше уйламый да, чыга да китә. Балалары турында уйлап та бирми. Мин – йолдызлыгым буенча Кысла, балалар өчен җанымны бирергә әзер. Бәлки минем турыда: “Балаларын ташлап чыгып китте”, – дип сөйләүчеләр дә булгандыр. Мин киткәндә, улым 7нче сыйныфта укый, ә кызым ул вакытта университет тәмамлаган иде. Алар миңа бернинди үпкә дә белдермәде, бу адымымны аңлап кабул иттеләр. 
 
 
– Илсинә белән ничек таныштыгыз? Әнисе сине ничек кабул итте?
 
– Ул – Питрәч районы Шәле авылы кызы. Аның белән шунда концерт куярга баргач таныштык. Илсинә хастаханәдә эшли, суткадан кайтып йокларга яткан булган. Әнисе уятып: “Әйдә, клубка концертка барабыз, Нияз Җәләлов килгән”, – дигән. Илсинә әнисен концертка илтеп куярга гына теләсә дә, үзе дә залга кергән. Концерт вакытында җырлаганда, күзем Илсинәгә төште. Сүз уңаеннан, аның игезәге дә бар, әмма алар бер-берсенә охшамаган. Илсинә белән ничек тә танышасы килде. Сәхнәгә чыктым да болай дидем: “Иң шәп алкышлаучы тамашачыга миннән бүләккә җыентык!” Аны кемгә бирәсен үзем генә белдем. Илсинә бүләк алырга менгәч: “Концерттан соң яныма килерсең әле”, – дидем. Шулай танышып, аралашып киттек. Илсинә иреннән аерылып малай үстерә иде. Әнисе безнең кавышуга башта каршы килгән, яшь аермасы 20 ел бит. Әмма Илсинә: “Ниязга кияүгә чыкмасам, беркемгә дә чыкмаячакмын”, – дигән. Без 9 ел бергә. Балаларым белән дә уртак телне тиз тапты. 

– 9 ел бергә булсагыз да, уртак балагыз юк...
 
– Ул күптәннән тели, әмма мин ашыкмыйм. Уйлый-уйлый 55не тутырам инде (көлә). Баштан ук алып кайткан булсак, инде мәктәптә укыр иде...
 
– Нияз, син тормышыңнан канәгатьме?
 
– Аллаһка шөкер, канәгать. Иң мөһиме – якыннарым исән-сау. Дөньялар тыныч, балалар сәламәт булсын. Кешеләр бер-берсенә мәрхәмәтлерәк, игътибарлырак булсын иде.

 


Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 06.02.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»