|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2023 Хәвеф-хәтәр
Чаллыда 3 февральдән бирле 15 яшьлек мәктәп укучысын эзлиләр«Василиса» эзтабарлар отряды сәхифәсендә үсмернең җомга көнне, 3 февральдә югалуы хакында хәбәр ителә. Хәзерге вакытта аның кайда икәнлеге билгеле түгел. Үсмернең буе 155-160 сантиметр тирәсе, кара чәчле, коңгырт-кара күзле, уң күзенең өстендә яра эзе бар, алгы теше кителгән.
Кара куртка һәм башлык, кара спорт чалбары һәм шундый ук төстәге кроссовка кигән, дип яза Татар-информ.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә үсмерне эзләү турындагы мәгълүматны расладылар.
Агентлык чыганагы мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу аның беренче тапкыр гына өеннән китеп югалуы түгел.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|