|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2023 Җәмгыять
«Нәсыйхәт» тапшыруы режиссеры Рифат Йосыповны соңгы юлга озату иртәгә узачак62 яшендә ТНВдагы «Нәсыйхәт» тапшыруы режиссеры Рифат Йосыпов вафат. Хезмәттәше Ләйсирә Фазлыева сүзләренчә, Рифат Вәкил улы көздән бирле авырып йөргән. Бүген кич өзелгән. Аның белән хушлашу иртәгә, 6 февраль көнне, «Казан нуры» мәчетендә якынча 11.00-12.00 сәгать тирәсендә булачак.
Рифат Йосыпов 1961елның 12 апрелендә Казанда туган. Казан театраль училищесын тәмамлаган.
1988 елдан бирле телевидениедә - соңгы 20 елда ТНВда «Нәсыйхәт» тапшыруының режиссеры булып эшләде. Сәламәтлеге какшау аркасында узган елның көзеннән эшеннән китәргә мәҗбүр булган.
Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз - Рифат абыйның урыны оҗмахта булсын!
--- |
Иң күп укылган
|