|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.03.2011 Җәмгыять
«Билайн» Нәҗип Җиһанов исемендәге “Дулкыннар” бәйгесен уздыруга үз өлешен кертте2011 нче ел, 3 нче март, Казан. «ВымпелКом» ААҖ Нәҗип Җиһанов исемендәге VI республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесен уздыруга үз өлешен кертүе турында хәбәр итә. «Дулкыннар» бәйгесе түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла: вокал, нәфис сүз, оркестр һәм уен кораллары ансамбльләре, рәсем сәнгате. Бу елны конкурста 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 300 бала катнашты. 2011 нче елда әлеге конкурс мәшһүр татар композиторы Нәҗип Җиһановның тууына 100 ел тулуга багышлана. Абонентлары белән рус һәм татар телләрендә сөйләшүче беренче оператор – «Билайн» бәйгенең телекоммуникация партнеры буларак үзен танытты. Нәҗип Җиһанов исемендәге “Дулкыннар” конкурсында катнашучыларга бүләкләр бирүдән тыш, оператор аларга җиңүләре һәм алынган тәэсирләре, кичерешләре белән, якыннарына шалтыратып, бушлай уртаклашу мөмкинлеген тудырды. “Татарстан өчен мөһим булган мәдәният өлкәсендәге проектка чираттагы мәртәбә өлеш кертүебез өчен бик шатбыз. Без балаларга конкурста алынган тәэсирләре белән уртаклашырга булыштык. Бәйгедә катнашучылар туганнары һәм дусларына сәхнә артында ниләр булганы турында куанып сөйләделәр, җиңүләре белән шатланып уртаклаштылар”, – диде Андрей Юдов, “ВымпелКом” ААҖның Казан филиалы директоры.
--- |
Иң күп укылган
|