поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.02.2023 Мәдәният

Руслан Дәминов: "Шунда берсе миңа каршы җырламасынмы?! Ул җырлый, мин кушылам, мин башлыйм, ул күтәреп ала"

Татарстанның атказанган артисты Руслан Дәминовка 74 яшь тулды. Туган көне белән котлап шалтыратсам, аның бассейннан кайтып килеше! Гадәттәгечә, якташлар якынлыгын тоеп, шаярып сөйләштек.

— Саунада рәхәтләнеп җырладым (көлә)! Минем белән йөзәргә йөрүчеләр күнегеп беттеләр, килеп керүем була, җырла да җырла дип теңкәмә тияләр. Мин дә ялындырып тормыйм. Атнасына 3-4 тапкыр йөзәргә йөрим, көн дә барсаң да була, иренәм бит. Мусина урамында урнашкан бассейнга бер елга дип 13 000 тәңкәгә абонемент алып куйдым да, рәхәтләнәм! Башта 20 минутлап йөзәм әле, аннары саунага керәм. Менә шунда инде минем “сәхнә”. “Профессионалмы? Булса да булыр икән моның кадәр тавыш!” - диләр. Мин әйтәм, пенсионер! Тавыш өчен дә файдасы зур, йөзгәч, тын да иркенәя.
 
— Соңгы тапкыр сәхнәдә кайчан җырлаган идегез соң, Руслан абый?
— 60 яшьлегемә оештырган юбилей концертымда. 14 ел вакыт узып та киткән... Хәзер менә әкренләп кенә репетуарымны карый башладым. Яңа җырлар да өйрәнәм, искеләрен дә җайлап кына искә төшерәм, барлыйм. Бәлки 75 яшьлегемә туган якта булса да берәр концерт куярмын, юбилеемны якташлар белән билгеләп үтәрмен. Зур концертлар оештырырга хәзер куркыта да.
 
— Сез бит Тәтеш районының Олы Тархан авылы егете. Безне дә чакырыгыз, кайтабыз! 
— Яхшы! Туган якка сирәк кайтыла хәзер. Көз көне Светлана апам янына кайтып килгән идек. Быел аңа да 83 яшь тула, Аллаһы боерса. Бердән-бер туганым ул калды, бик яратам үзем. Светлана апа ялгыз, җизни бер ел элек вафат булды.
 
— Ял итәргә йөрисезме?
— Чит илләргә кызыкмыйм да, бармыйбыз да. Әле узган ел җәй көне Удмуртиядәге бер шифаханәгә ял итәргә бардык. Алабугадан ерак түгел. Матур инде табигате. Күле дә бар. Көймә алып, Рамиләне утырттым да, кереп киттек күл уртасына ишеп. Кара әле, мин әйтәм, Рамиләгә, Италия бит бу! Җырлап җибәрдем итальянча. Көймәдә йөрүчеләр дә туктадылар. Шунда берсе миңа каршы җырламасынмы?! Ул җырлый, мин кушылам, мин башлыйм, ул күтәреп ала. Яңгырап торды күл өсте. Безне кыланмышны мәдәният йорты мөдиренә дә җиткергәннәр. Эзләп тапты бит. Шаккаткан! “Концерт куегыз, әле...”, ди. “Юк, мин әйттем, ял итүчеләр белән җырлашып утырырга булса мин риза”, дигән идем, Рамилә белән барып керсәк, зал шыгрым! Бергәләп җырладык. Берсен дә җырлатмыйча калдырмадым. Ахырдан яныма килеп: “Сезгә күпме акча түлисе?” - диләр. “Мин гомере буе җырлап яшим, ял итәргә килдем, акча эшләргә түгел”, дидем.
 
— Мәчеткә йөри башлаган идегез, Руслан абый. Намазга басмадыгызмы әле?
— Җомга намазына йөрим. “Болгар” мәчетендә Илдус хәзрәт Фәизнең вәгазьләрен дә яратып тыңлыйм. Ә менә көненә биш вакыт намаз укырга өлгереп җитмәде әле күңелем. Иң мөһиме – исән булыйк, Аллаһы насыйп итсен, дим.
 
— Рамилә апа нәрсә бүләк итте соң?
— Берни дә. Безнең алай бүләк бирешүләргә бөтенләй ис китми. Кирәк әйбер дип тә санамыйбыз. Мик бик бәхетле бабай бит, 5 оныгым бар. Өчесе Наилә кызым белән Илнур кияүнеке – Әмир, Кәрим, Азамат. Төпчегенә бер яшь кенә. Әмир хәрби хезмәттә, Кәрим көллияттә укый. Айрат улым белән Валентина киленемнекеләр – Азат белән Архан. Азатка утыздан артык, яше бар, ә менә төпчеге бишенче сыйныфта укый. 

— Оныкларыгызда музыкага сәләт бармы?
— Юк бит. Миннән берсенә дә күчмәгән. Генрих исемле абыем бар иде, ул да данлыклы җырчы. Аның Марат исемле улының баласы җырлый. Шөкер, дип куанып кына торам. Музыка мәктәбендә дә укый, җырдан уңышлары да байтак. Сәхнәгә чыгып, җырчылык династиясебезне дәвам итә алса, бик әйбәт булыр иде.
— Амин! Насыйп булсын, Руслан абый. Иң мөһиме, исән булыйк. Саулыктан киселмик!
 
Фото: https://kazan-opera.ru/
 

 


Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 04.02.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»