поиск новостей
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.04 "Аферист".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.04 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 09.04 "Кияү урлау". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 12.04 "Ашина". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Март
  • Рәшит Имашев (1939-2007) - рәссам
  • Рөстәм Килдебәков - рәссам
  • Фатих Кәрими (1870-1937) - язучы
  • Рәдиф Гаташ - шагыйрь
  • Альбина Шакирова - стендка атучы
  • Идрис Кәлимуллин - җырчы
  • Светлана Гөлтәева - язучы
  • Мебель (угловой шкаф) жыючы кирэк. Казан. тел: 9172956589
  • Сату да семена козлятника. Бэясе 90сум кг торг. Питрэч районы Юнусова авылы. Алфинур 89093080463
  • Зил 130 самосвал дизель документлары бар 200 мен сум . Чупрэле рны т89093113641. Ватсап ка языгыз .
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
Архив
 
04.02.2023 Шоу-бизнес

Нурзадә: "Әнине соңгы юлга юындырып озатырга теләдем"

Татарстанның атказанган артисты Нурзадә белән еш күрешсәк тә, сирәк әңгәмә корабыз. Ул – бик серле, тыйнак, теләсә кайчан ачылмый. Ихлас әңгәмә кору өчен “кирәкле” вакытын, җаен табу мөһим.

– Нурзадә, син югары белемле, иҗади гаиләдә тугансың икән. Җырчы һөнәрен сайлавың гаҗәп түгел...
 
– Чыгышым белән Арча районы Шура авылыннан мин. Әти белән әни эшләрен үзгәртү сәбәпле, Яңа Кенәргә күчендек. Гаиләдә без ике бала – бертуган энем бар, Ленар миннән 7 яшькә кечерәк. Бер кыз үстерәләр, Арчада яшиләр. Әни мәдәният йортын җитәкләде, ә әти хисапчы булып эшләде. Икесе дә югары белемле, сәнгатьне, мәдәниятне яратты. Әни белеме буенча режиссер иде. Ул түгәрәкләр дә оештырды, спектакльләр дә куйды. Спектакльләр ярату әнидән килә. Пьесалар укырга яратам. Ләкин шул ук вакытта беркайчан да театр артисты булырга теләмәдем. Әнигә ияреп йөреп клубта үстем. “Р” хәрефен әйтә белгәнче үк сәхнәгә чыктым. Иң беренче концертымны 2006 елда “Уникс”та куйдым. Шул концертыма бер язма әзерләгән идек – 3 яшемдә ике бабайга җыр җырлыйм икән, әни яздырып алган булган. Бу минем өчен бик җылы истәлек. Рус сыйныфында укыдым, бөтен фәннәрне русча укыттылар. Нәкъ шәһәрдәге кебек. Шуңа күрә кайвакыт русча сөйләү хәтта җайлырак та. “Туйны татарча башлыйсың да, русча тәмамлыйсың”, – дип көлә инде миннән егетләр. 
 
– Ә шулай да биюче булырга хыялланганыңны әйткәнең булды...
 
– Иң зур хыялым – биюче булу иде. Әгәр мәктәп елларына кире әйләнеп кайтсам, биюче юлын сайлар идем. Гомер буе биюләр белән кызыксындым. Бию дигәндә, бөтен дөньямны онытам. Элек концертларымда да бию белән чыгыш ясый идем. Педагогика институтының чит телләр факультетында укыганда да, биюгә йөрдем. Беренче белемем буенча мин – инглиз һәм француз телләре белгече. Ә мәктәптә немец телен өйрәнгән идем. Укуны тәмамлагач, 71нче мәктәптә инглиз телен укыттым. Дүрт ел эшләгәч китәргә туры килде. Нервлану аркасында тамагыма зыян килде. Сәгатьләрем күп булды, өстәвенә сыйныф җитәкләдем. Кыскасы, эш күп иде. Мәктәптә укытканнан соң, милли китапханәдә эшләп алдым.
 
– Моннан алты ел элек газиз әниең гүр иясе булды. Озак чирләдеме?
 
– Әни 67 яшендә вафат булды. Ул хәйран озак – 20 еллап чирләде. Анда ревматоидный полиартрит дигән авыру иде. Өч тапкыр инфаркт кичерде. Соңгысыннан соң рәтләнгән кебек иде, кызганыч, китеп барды. Соңгы вакытта әни мунчага минем белән керми иде, чөнки гәүдәсе авыр булгач: “Ялгыш таеп китеп егылсам, күтәрә алмассың”, – дия иде. Әнине озатканда, ике абыстай: “Мәет юарга өченче кеше кирәк”, – дигәч, үзем ризалаштым. Исән чагында мунчага кертә алмагач, соңгы юлга юындырып озатырга теләдем. Әни үлгәндә, энекәш эш буенча Ханты-Мансийскида иде. Әнине җирләргә аның кайтуын көттек.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 04.02.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar