поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.02.2023 Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаевның 7 кызыклы фикере

Бүген Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның туган көне. Фирдүс без – матбугат вәкилләренең дә яраткан герое ул. Нинди сорау белән шалтыратсаң да, җавап таба, фикер әйтә. Шул уңайдан аның төрле елларда әйтелгән кызыклы фикерләрен туплап бирдек.

“Иртән торып, күземне ача алганмын икән, димәк, хәлләр әйбәт. Шушы якты дөньяны күргән, аякка баса, үз кулым белән ризык каба алганмын икән, димәк, хәлләр әйбәт. Ашарыма – ризыгым, киенергә киемем бар икән, димәк, хәлләр әйбәт. Зарланырга да, зарланганнарны да яратмыйм. Нинди генә авыр вакыт булса да, нинди генә сынауларга дучар булсам да, шөкер, дим, елмаям”
 
“Балаларга хәзер мәхәббәт, ярату, аралашу җитми. Барыбыз да эш дип чаба! Сүз дә юк, анысы да кирәк. Тик бала бит моңа гаепле түгел”
 
“Күп кенә җырчыларның хатасы нәрсәдә? Иң элек алар үзләренең сәләтен үстерү юнәлешендә эшләми, камилләштерми. Шулай ук репертуар туплый белмиләр. Хәзер тиз генә җыр сатып алам да, башкарам да, мин – артист, дигән фикердә алар. Килде-китте җыры белән таныла ул. Әмма концерт куя алмый, чөнки җыры – буш”
 
“Безнең әни белән хатын арасында беркайчан да бәхәс булмады. Мин өйләнгәч тә шундый шарт куйдым. Икәү дус булыгыз, мине кыстырмагыз, дидем. Акча мәсьәләсендә дә синеке-минеке дип бүлгәләү юк. Хатын, үзенә кирәксә, сорап ала. Кайчагында ачу да килә әле, ник сорыйсың, дим. «Бу бит син эшләп тапкан акча, матурым», – ди. Хөрмәте бар. Менә шундый гамәлләре өчен генә дә яраттыра ул мине! Резедага көн саен гашыйк булам”
 
“Башыма суккан һәр кешегә рәхмәтле. Шулар аркасында күтәреләм, шулар аркасында ир-ат, ватанпәрвәр булып калам! Бәлки, бу минем кирелек, горурлыктыр да. Әмма әтиебез шулай өйрәтте. «Кешегә беркайчан да үзең башлап сукма, сүз әйтмә. Сиңа суксалар, авызын ват», – ди иде”.
 
“Барыбыз да матур сөйләшик! Тәмле телгә бер нәрсә дә җитми”
 
“Дуслык урамга урам каршы сугышканда, бер-беребезне яклаганда сыналгандыр ул. Балачак дусларым белән бүген дә аралашам, бер-беребезне күз карашыннан аңлыйбыз. Сыналган, әмма сынмаган дуслык бит ул!”
 
Чулпан Гарифуллина әзерләде

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.02.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»