поиск новостей
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.04 "Аферист".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.04 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 09.04 "Кияү урлау". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 12.04 "Ашина". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Март
  • Рәшит Имашев (1939-2007) - рәссам
  • Рөстәм Килдебәков - рәссам
  • Фатих Кәрими (1870-1937) - язучы
  • Рәдиф Гаташ - шагыйрь
  • Альбина Шакирова - стендка атучы
  • Идрис Кәлимуллин - җырчы
  • Светлана Гөлтәева - язучы
  • Мебель (угловой шкаф) жыючы кирэк. Казан. тел: 9172956589
  • Сату да семена козлятника. Бэясе 90сум кг торг. Питрэч районы Юнусова авылы. Алфинур 89093080463
  • Зил 130 самосвал дизель документлары бар 200 мен сум . Чупрэле рны т89093113641. Ватсап ка языгыз .
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
Архив
 
03.02.2023 Мәдәният

Күренекле галимә Йолдыз Нигъмәтуллинаны соңгы юлга озаттылар

Казанда филология фәннәре докторы, әдәбият белгече, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, Казан университеты профессоры Йолдыз Нигъмәтуллина белән хушлаштылар. Галимә 2 февраль көнне 93 яшендә вафат булды.

Хушлашу чарасы Казанның 12 нче хастаханә моргында узды. Йолдыз Галимҗан кызын соңгы юлга озатырга укучылар, хезмәттәшләре, дуслары килгән иде, дип хәбәр итә Татар-Информ.
 
Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов галимәнең соңгы көннәренә кадәр фәнни эш белән шөгыльләнүен әйтте.
 
«Миңа Йолдыз Галимҗановна белән бергә эшләргә туры килмәде. Тик, филолог буларак, аның хезмәтләре белән студент чорыннан ук таныш. Ул Татарстан, Россия генә түгел, дөнья күләмендәге танылган шәхес булды. Соңгы көннәрендә, коллегаларына шалтыратып, «әйдәгез, шулай итеп эшләп карыйк», – дип киңәшләр биргән. 93 яшьтә булса да, сафтагы галим иде. Фән өчен бик зур югалту», – диде Рәдиф Җамалетдинов.
 
 
Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова Йолдыз Нигъмәтуллинаны «сүнмәс йолдыз» дип атады.
 
«Мине шаккаттырганы – Йолдыз Галимҗановна янына чит илдән дә күп галимнәр, үзенең укучылары киләләр иде. Шундый хөрмәткә лаек булырга кирәк бит. Кытай, Япония, Европа илләрендә әдәбиятны Йолдыз апаның комплекслы методикасы буенча өйрәнәләр. Казаннан бер галим дә ул кадәр танылуга ирешмәде. Ул гомер буе татарлыгы белән горурланып яшәде. Аның теле, фәнни аппараты да кабатланмас. Ул бердәнбер «йолдыз» булып калды», – диде Миләүшә Хәбетдинова.
 
КФУның  И.А.Бодуэна де Куртенэ исемендәге рус теле һәм мәдәниятара коммуникация югары мәктәбе деканы Резеда Мөхәммәтшина Йолдыз Галимҗан кызын «чын татар зыялысы», дип искә алды.
 
 
«Аның китаплары белән кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен якладым. Мәдәниятлар диалогы – аның иҗатының төп темасы иде. Ул минем күңелдә чын татар зыялысы булып калды. Искитәрлек шәхес, зыялы татар хатын-кызы. Аның сөйләшүе, татар җанлы булуы, шул ук вакытта чит ил, рус әдәбиятын белүе дә сирәк күренеш. Зур шәхес, зур мөгәллимә иде», – диде Резеда Мөхәммәтшина.
 
Күренекле әдәбият галимен Яңа татар бистәсе зиратында җирләделәр.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 03.02.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar