|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2023 Шоу-бизнес
![]() Зәйнәб Фәрхетдиновадагы үзгәрешләр тамашачыларына ошамаганТатарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова яшьләрдән калышмый, әледән-әле яңа образаларда пәйда була, үзгәреп тора, шуның белән тамашачысын шаккатыра. Әле бу көннәрдә генә чираттагы яңа образын социаль челтәргә урнаштырган һәм: «Кояш чыккач, кәефләр күтәрелеп китеп, матур кершәннәр яккан идем. Кояш озак булмады, качты, әмма минем кояшым үзем белән», – дип язган.
Әлбәттә, аның яңа образын иҗатташлары хуплаган, танылган актрисаларга охшатып, комплиментлар яудырганнар. Ә тамашачы бик үк кабул итеп бетермәгән төсле. Аны үз йөзен югалтуда, мода артыннан кууда, яшьләргә охшарга тырышуда, фотошоп, фильтр куллануда гаепләүчеләр табылган. Җырчы исә җавапсыз калмаган: «Фильтр юк, мастер – ут», – дигән.
--- |
Иң күп укылган
|