поиск новостей
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.04 "Аферист".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.04 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 09.04 "Кияү урлау". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 12.04 "Ашина". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Март
  • Рәшит Имашев (1939-2007) - рәссам
  • Рөстәм Килдебәков - рәссам
  • Фатих Кәрими (1870-1937) - язучы
  • Рәдиф Гаташ - шагыйрь
  • Альбина Шакирова - стендка атучы
  • Идрис Кәлимуллин - җырчы
  • Светлана Гөлтәева - язучы
  • Мебель (угловой шкаф) жыючы кирэк. Казан. тел: 9172956589
  • Сату да семена козлятника. Бэясе 90сум кг торг. Питрэч районы Юнусова авылы. Алфинур 89093080463
  • Зил 130 самосвал дизель документлары бар 200 мен сум . Чупрэле рны т89093113641. Ватсап ка языгыз .
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
Архив
 
02.02.2023 Язмыш

Чаллыда ир белән хатын Даун синдромлы кызларын үзләренеке түгел дип уйлап ДНКга биргән

Чаллыда яшәүче ирле-хатынлы Даун синдромы куелган кызларын үзләренеке түгел дип яшәгән. Дөреслекне ачыклау өчен алар федераль телеканалга мөрәҗәгать иткән, дип яза "Челнинские известия".

29 ел дәвамында Асановлар гаиләсе шик-шөбһә белән яши. Игезәк кызларының берсе сәламәт, икенчесе Даун синдромы белән дөньяга килә. 
 
Чаллыда яшәүче гаилә күптән түгел НТВ каналында баручы «ДНК» тапшыруында (16 ) булып кайткан, алар белән бергә бирегә өч балалары да килгән. 
 
Дүрт бала тәрбияләгән Асановлар гаиләсе бала тудыру йортында игезәкләрнең берсен алыштырганнар дип шикләнгән һәм үзләренчә төрле дәлилләр китергән. Шул ук вакытта ДНК нәтиҗәсе нинди генә булмасын, алар элеккечә үк Иринаны яратачакларын һәм үпкәләтә алмаячакларын белдергәннәр. 
 
59 яшьлек Валентина Асанова сөйләгәнчә, ул баштан ук ике улы туачак дип уйлаган. Йөклелек чорында ясалган УЗИда яралгыларның малайлар булуын күрсәткән. Медицина картасында да «бер үк күзәнәктән яралган игезәкләр» дип язылган. Бу вакытка гаиләнең улы белән кызы була инде. Хатын-кыз әйтүенчә, ул үзен яхшы хис иткән, сәламәтлеге белән бернинди проблема да булмаган. 
 
1993 елның 19 августында Яр Чаллы бала тудыру бүлегендә игезәк кызлары дөньяга килгән. Әниләренә аларны якыннан күрсәтмәгәннәр, җитлекми туган сабыйлар өчен кювезларга урнаштырганнар.  
— Аларны миңа китергәч, бер-берсеннән нык аерылып торуы сизелде, - дип искә ала Валентина Асанова. - Дауннар даун инде. Мин бала тапкач, анда практикантлар да бар иде. Балаларны биләүгә биләгәндә, бер кызның: «Карале, алар ничек охшаш!» диюе истә калган. Марина беренчерәк булып туды, аны тапкан көнне үк китерделәр миңа, ә Ирина хәлсезрәк булган, авырлыгы белән дә проблемалар бар иде. Иринаны кулыма китереп салгач, йөзенең табак кебек булуына игьтибар иттем, күзләре юк, бары бер сызык кына. Миңа калса, йөзе Маринадан өч тапкыр зуррак. Мин гаҗәпләндем – алар ничек охшаш булырга мөмкин соң? Аннары табиб аның даун булуын хәбәр итте. Ул чакта ирем хәйран калды: "Каенанам мине кызларым тууы белән котлады, ә мин ышанмадым – улларымны көттем. Берсенең авыру булуы турында белгәч, шунда ук әйтте – икесен дә алып китәбез!
Соңрак балаларның кан төркемнәре дә төрле икәнлеге ачыкланган. 
 
«ДНК» тапшыруына Марина Асанова мөрәҗәгать иткән. Ул апасының үз туганы булмавын искәрткән. Мәктәптә укыганда ук аның күңелендә шик туа. Янәсе, мәктәптә үзенә бик охшаган кызны күреп ала, аның белән аралаша, туган көне кайчан булуы, кайда тууы турында сораша. Маринаның әтисе дә ул кызны эзләргә теләгән, ләкин ул кызны таба алмаган. Аның фикеренчә, ул  кыз башка мәктәпкә күчкән. 
 
Күп кенә дуслары Маринага шалтыратып әле генә аны урамда күргәннәрен әйтәләр. Бу вакытта ул өйдә була. Олы абыйсы да урамда Маринага охшаган озын чәчле кызга игътибар иткән. 
 
 
Ирина әти - әнисе белән шәхси йортта яшәвен дәвам итә, ул аларның беренче ярдәмчесе. Бәрәңге чистарта, савыт-саба юа, әтисе белән урамда карны чистарта. Шул ук вакытта Ирина аз сөйләшә, «әни» һәм «әти» дип кенә әйтә, укый да, яза да белми. Валентина Асанова аңлатып узганча, әле балачакта ук табиблар һәм педагоглар составындагы махсус комиссия аны укытып булмый дигән карар чыгарган. 
 
Әнисе күз яшьләре белән бу еллар дәвамында авыру бала биреп кайтарганнар, ә сәламәт кызы башка гаиләдә үсә, дип уйлавын белдерде. Бу эшкә кемнең кулы барган? Хатын-кыз бала тапканнан соң аның белән бер палатада яткан бер түрәнең машина йөртүчесенең хатыны гаепле дип саный. 
 
Үз кызын эзләп табарга мөмкинлеге булмавын, дүрт бала үстерүләрен, арендага алынган фатирда яшәргә туры килүен дә сөйләгән Валентина Асанова әлеге тапшыру барышында.
 
Сау-сәламәт кызлары Маринаның фикерен хуплаганнар, үз кызларын эзләү өчен Мәскәү редакциясенә хат язарга булганнар: «Әйе яки юк. Безнекеләрме, безнекеләр түгелме. Әйтик, безнекеләр булса яхшы, безнекеләр булмаса - үз кызыбызны эзләрмен. Аның ничек яшәвен, ничек үскәнен беләсем килә», - ди хатын. 
ДНК нәтиҗәләре гаҗәпләндерә. Нәтиҗәдә, Марина һәм Ирина арасындагы туганлыкның 99,9 процент булуы раслана. 
 
Хәтта тапшыруда чыгыш ясаган профессор Сергей Киселев та гаҗәпләнүен яшерә алмаган: "Бу медицинада уникаль очрак, чөнки бер үк күзәнәктән яралган игезәкләр белән мондый хәл килеп чыгарга тиеш түгел иде", дигән ул.
Асановлар гаиләсе үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләрен күз яшьләре белән көтеп алган.  

 


---
Шәһри Казан
№ --- | 02.02.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar