поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
29.07.2008 Ир белән хатын

08.08.08 КӨННЕ ЗАГС ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕНӘ ЭШ АРТАЧАК

Җиделе саны һичшиксез бәхет китерәчәк, дип ышанып, танышларым 2007 елның 7 июлендә язылышты. "Җиделе"-ләр күбрәк булсын өчендерме, ЗАГС бинасына да сәгать биштә, ягъни 17 сәгатьтә атлап керделәр. Борынгы йола буенча, җиде күпер чыктылар, туйга килгән кунакларны йөртү өчен җиде "Волга" ялладылар. Бу кадәр тырышлыктан соң аларга бәхет ишелеп төшәргә тиеш кебек иде. Ләкин ни гаҗәп: уртак тормыш итүләренә бер ел тулганда Айдар белән Лилия аерылышырга булды.


Яшь гаиләне дусларының киңәшләре дә, әти-әниләренең, туганнарының үгетләве дә коткарып кала алмады. "Җиденче июльдә язылышырга теләдек. Саннар кызыктырды. Ашыкканбыз", – дип акланды алар тыныч кына. Хәер, бер Айдар белән Лилия генәмени соң, саннарның могҗиза бүләк итәчәгенә күпләр ышанды бит узган ел. 7 июль көнне ЗАГСлар гадәттәгедән өч тапкыр күбрәк парны "конвейер аша" уздырды. Бүген аларның күбесе ЗАГСка яңадан килә. Аерылышу өчен.

 

Гомумән, Россия аерылышулар саны буенча дөньяда беренчелекне алып тора. Безнең белән АКШ, Уругвай һәм Пуэрто-Рико гына "ярыша" ала. Ә менә Монголия, Италия, Ирландия, Мисыр, Грузия, Төркиядә гаилә кыя-таштан да ныклырак. Европаның күпчелек илләре исә "алтын урталык"та. Белгечләр исәпләвенчә, узган гасырның 60 нчы елларыннан соң гаиләне җиңел генә таркату бөтен дөньяда "мода"га кергән, аерылышулар саны 2-3 мәртәбә арткан. Монда гасырлар дәвамында тупланган кыйммәтләрне югалту – "сексуаль инкыйлаб"ны да, дөньякүләм алгарышны да гаепләүчеләр бар. Заман "чир"е азмы-күпме алга киткән бер генә илне дә читләтеп узмаган.

 

Гаиләләрнең шулай тиз таркалуын һәркем үзенчә аңлата. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, аерылышуларның төп гаеплесе алкоголизм һәм наркомания икән. Бу сәбәпне сораштыруда катнашучыларның 51 проценты атаган. Икенче урында яңа өйләнешкән парның үз куышы булмау тора. Гаепне ир белән хатынның үзләренә генә аударып калдыручылар да бар. Аерылышу сәбәбенең монысы "гаиләне туйдыра алмау" белән бер дәрәҗәдә (29-31 процент тирәсе). Туганнар сүзе яки балалар булмау да ир белән хатын арасын суыта икән. Ә менә соңгыларын "бүлә алмау" гаиләне саклап калырга да мөмкин. Шул ук сораштыруда "Аерылышуга нәрсә киртә була ала?" – дигән сорау бирелгән. Респондентларның 33 проценты аңа: "Балаларны "бүлә алмау", – дип җавап кайтарган. Сораштыруда катнашучыларның чиреге фикеренчә, гаиләне таркатуга берни дә киртә була алмый. 8 процент очракта аерылышырга җыенган ир белән хатын кеше сүзеннән куркып кире уйларга мөмкин.

 

Гадәттә, кәләшне кияү йортына озатканда әти-әнисе: "Барган урыныңда таш бул", – дип кала. Тик өлкәннәрнең бу сүзе 18-19 яшьлек кызларның бер колагыннан кереп, икенчесеннән чыгып та китә, күрәсең. Россия кызлары Мендельсон маршын башка илләрдә яшәүчеләрдән иртәрәк тыңларга ашыга шул. Алманнар яки инглизләр гаилә корганчы югары белем алырга, эшле һәм йортлы булырга тырышса, бездә халыкка бөтен нәрсә берьюлы кирәк. Тормышта мондый могҗизалар булмавын аңлагач, яшь ир белән хатын аерылышырга карар кыла да инде. Әбиләр әйтмешли, тиз генә очлап та куялар.

 

Әнә шулай җәһәт кенә очланган мөнәсәбәтләр гаиләләрнең беришен тарката, икенчеләрен төзи. Быелгы сигезенче августны да күпләр туй табыны артында уздырачак. Казанда гына да бу көнне 346 гаилә төзелергә тиеш. Үзәк ЗАГС 82 пар кабул итсә, Яңа Савин районында 70 яңа гаилә барлыкка киләчәк. Әлбәттә, аларның барысы да "сигезле" могҗизасына гына өметләнеп өйләнешә дип уйлау ялгыш фикер булыр иде. Карарны җиде кат үлчәгәннән соң гына кабул итүчеләр дә бардыр. Ничек кенә булмасын, "08.08.08" ЗАГС хезмәткәрләренә эшне арттырачак. Яшьләрне балдак кияргә ымсындырган саннарның аерылышуларга турыдан-туры катнашы юктыр, дип өметләнсә дә, никахны законлаштыручылар 2011 елда бүген өйләнешүчеләрнең яңадан килүләреннән курка. Өч елдан "11.11.11." җомга көнгә туры киләчәк бит...

 

Фотода: Гөлназ белән Зөлфәт бер елны шаярып кына өйләнешкәннәр иде

Рамилә МОРАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 152 | 29.07.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы